16+

Белсәгез икән ул ләззәтне...

Әле бер ел элек кенә яулык ябыну турында уйлап та карамый идем. Ә хәзер үземне яулыксыз күз алдыма да китерә алмыйм. Аллаһның рәхмәте белән, менә ничек үзгәрә икән язмышлар. Мин моңа бик шат, яулыгымны, хиҗабымны, динемне, илемне, тормышымны - барысын да яратам. Дин мине һәр туган көнгә шатланырга, яратырга һәм...

Белсәгез икән ул ләззәтне...

Әле бер ел элек кенә яулык ябыну турында уйлап та карамый идем. Ә хәзер үземне яулыксыз күз алдыма да китерә алмыйм. Аллаһның рәхмәте белән, менә ничек үзгәрә икән язмышлар. Мин моңа бик шат, яулыгымны, хиҗабымны, динемне, илемне, тормышымны - барысын да яратам. Дин мине һәр туган көнгә шатланырга, яратырга һәм...

Әлбәттә, минем яулык ябынуым туганнар, дуслар, хәтта таныш булмаган кешеләрдә дә шактый сораулар тудырды. «Ничек кыюлыгың җитте?», «Гел ябынып йөрү авырмы?», «Көненә биш тапкыр намаз укырга кайдан вакыт табасың?» ише сорауларның һәммәсенә дә җавап бер генә: бу - Аллаһның миңа күрсәткән рәхмәте һәм ул берничек тә авыр була алмый. Моның өчен фәкать сабырлык кына кирәк, чөнки авырлыклар булса да, аларның савабы да бар. Күпме кеше синең аркылы исламның яхшы якларын күрә башлый бит. Сабырлык белән үстергән агачның җимеше дә бик татлы була.
Яулык ябыныр алдыннан мин ярты ел уйланып, мөселман кызлары белән танышып-аралашып йөрдем, яулыкның асылын аңларга тырыштым. Баштарак яулыкны мәчеткә кергәндә бәйләп, чыкканда сала идем. Ә күңелдә шундый моңсулык торып кала, яулыкларын салмыйча йөргән кызларга кызыгып карый идем. Хәзер үзем дә алар кичергән бәхетне кичерәм менә.
Яулык бәйләү тышкы кыяфәтне генә түгел, эчке дөньяны да үзгәртә. Мәсәлән, тыйнак-оялчан булырга өйрәтә. Хәзер сүзләремне уйлап кына сөйлим, гамәлләремне уйлап кылам, эшләремнән, сүзләремнән чыгып, ислам турында фикер йөртәләр бит. Шуңа, башкаларга үрнәк буласы килә.
Яулык ябынырга теләгән кызларга кайбер киңәшләремне дә бирим әле. Иң әүвәл эчке дөньяны баетырга кирәк. Моның өчен белем эстәү мөһим. Безнең заманда мәгълүмат алу мөмкинлекләре бик зур. Белем эстәгән чакта яныгызда динле кешеләр дә артачак. Мин бу юлны үзем үттем. Аллаһ каршына бер адым ясадым, ул миңа - меңне. Ярты ел эчендә янымда иманлы кешеләр шактый күбәйде. Алар белән җәмгыять өчен файдалы эшләр эшләү, балалар йортларына, мәчетләргә вәгазьләргә йөрү күңелгә җылылык, рәхәтлек өсти. Урамда берәр мөселман кызын очратып исәнләшкәч (көненә ун-унбишләп очрыйдыр алар миңа), кәеф булмаса да елмаеп куясың. Аллаһның рәхмәте искә төшә дә, кайгырган сәбәбеңне онытасың. Әйе, бу Аллаһның безгә - хатын-кызларга күрсәткән чиксез рәхимлелеге, чөнки без үзебезнең кыяфәтебез белән дә Аллаһны кешеләрнең исләренә төшерәбез.
Кайбер кызлар эчтән әзер булмаган килеш яулык ябыналар да, кеше сүзенә түзмичәме, әллә сабырлыклары җитмичәме, салалар. Ашыкмаска кирәк, күңелеңдә иман бар икән, ул барыбер эчтән сине яулык ябынырга чакырачак. Мин үземне мәҗбүр итмәдем. Шуңа күрә хәзер кеше сүзенә дә игътибар итмим, төрле сорауларга җавап та бирә алам. Миңа яулыктан йөрү рәхәт. Элек яулыксыз да яшәп була дип уйласам, хәзер яулык ябынып гомер итү бөтенләй икенче икәнен аңлыйм. Бу ләззәтне һәрбер кыз тойса, барысының да яулык бәйлисе килер иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading