16+

Бер очрашу – бер гомер

Киләчәк яшьләр кулында, дияргә яратабыз. Бу дөрестән дә шулай. Бүгенгеләрнең эш-гамәлләрен, уй-хыялларын алар тормышка ашырачак ләбаса. Шушы хакыйкатьне истә тотыптыр, район мәдәният бүлеге мәдәният, агарту эшләре белән бәйле булган уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашу үткәрде (рәсемдә). Баксаң, шактый икән алар бездә. Берсе - китапханәче, икенчесе - биюче, өченчесе...

Бер очрашу – бер гомер

Киләчәк яшьләр кулында, дияргә яратабыз. Бу дөрестән дә шулай. Бүгенгеләрнең эш-гамәлләрен, уй-хыялларын алар тормышка ашырачак ләбаса. Шушы хакыйкатьне истә тотыптыр, район мәдәният бүлеге мәдәният, агарту эшләре белән бәйле булган уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашу үткәрде (рәсемдә). Баксаң, шактый икән алар бездә. Берсе - китапханәче, икенчесе - биюче, өченчесе...

Киләчәк яшьләр кулында, дияргә яратабыз. Бу дөрестән дә шулай. Бүгенгеләрнең эш-гамәлләрен, уй-хыялларын алар тормышка ашырачак ләбаса. Шушы хакыйкатьне истә тотыптыр, район мәдәният бүлеге мәдәният, агарту эшләре белән бәйле булган уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашу үткәрде (рәсемдә). Баксаң, шактый икән алар бездә. Берсе - китапханәче, икенчесе - биюче, өченчесе җырчы булырга укый. Хәер, без аларның күбесен сәхнәдән дә күреп беләбез инде. Берише сәхнәдә үсте дисәк тә, ялгыш булмас. Ранис Гатауллин, Зәринә Гатиятова, Инсаф Бәдретдинов, Зөлфирә Шәйдуллина, Илфар Каюмов һәм Гөлнар Миннебаева - шундыйлардан. Озакламас бу яшьләребез, үзләре белем ала торган уку йортларын яхшы билгеләренә генә тәмамлап, туган төбәгебезгә эшкә, халыкка хезмәт итәргә кайтыр дигән ышаныч бар. Очрашу барышында әнә шулай дип тә вәгъдә бирде алар. Яшьләребезнең беришенә бер-ике генә ел укыйсы калса, икенчеләре әле беренче курсны гына тәмамлаган. Өченчеләре вуз ишеген быел гына ачачак. Төрлесе төрле курста, төрле уку йортында белем алса да, яшьләребезне туган як һәм галиҗәнап сәнгать берләштерә. Аларның һәркайсы сәләтле. Очрашуда алар биеп тә, җырлап та, уйнап та күрсәттеләр. Җавап сүзе белән ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, оста баянчы Рафис Минһаҗев, танылган үзешчән җырчыларыбыз - Илсур Шәйдуллин, Әлфия Поташова, Зөлфия Ибраһимова һәм Фирдәвес Нәгыймовалар чыкты.
-Үзем тумышым белән Киров өлкәсеннән булсам да, Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлагач, Теләчегә эшкә җибәрделәр. Монда җибәрелүемә, эшләп, яшәп калуыма һич үкенмим. Биредә яраткан эшемне, язмышымны таптым. Теләчедә мин җырчы, актер буларак ачылдым. Бүген читтән торып шушы юнәлештә югары белем алам. Башка эшкә күчсәм дә, күңелем белән мәдәнияттән аерылмыйм. Чакырсалар, мөмкинлек булганда, һәр мәдәни чарада актив катнашырга тырышам, - дип искә алды үзенең тәүге хезмәт елларын Илсур Шәйдуллин. - Мәдәнияткә, иҗади хезмәткә бер керсәң, чыгып булмый. Инде эшли-эшли тәҗрибә дә тупланды, биредә мин үземә якын дуслар, җандашлар да таптым. Хезмәт хакы да әллә ни күп түгел, кайчак вакыт белән дә исәпләшергә туры килми, әмма кызык, иҗади, җанга рәхәтлек бирә торган хезмәт. Яшьләребезгә дә шушы мавыктыргыч хезмәтнең ләззәтен тоеп эшләргә язсын, «йолдызлык» чире читләтеп үтсен.
Чәй табыны артында узган очрашуда студентларыбыз уку тәртипләре, буш вакытларын ничек үткәрүләре турында сөйләделәр, киләчәккә уй-хыяллары белән уртаклаштылар. Арада уку йортын тәмамлап, районга эшкә кайтучылар да бар. Арча педагогия көллиятен тәмамлаган Теләче кызы Алсу Сафиуллина Сәнгать мәктәбендә балаларны музыка серләренә төшендерәчәк. Сүз уңаеннан Алсуның шушы мәктәп укучысы икәнен дә әйтеп үтәргә кирәк.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов җылы, җанлы әңгәмә шартларында узган очрашуның соңгысы булмавын, ел саен җәйге айларда кабаттан үткәреләчәген ассызыклап узды.
Безнең максат - сезне барлау, күңелләрегездә ватанпәрвәрлек, туган якка тартылу хисе тәрбияләү, шуның аша район җирлегенә эшкә кайтару. Мәдәният тә тормышның үзе кебек гел үзгәрештә булырга тиеш. Безнең бурыч - өлкән буын мәдәниятчеләребезгә лаеклы алмаш булдыру. Шунсыз район мәдәниятенең киләчәген күзаллау мөмкин түгел. Бергә-бергә аралашып яшик! - диде ул, студентларга мөрәҗәгать итеп.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading