Христиан дине кабул ителгәч, сүгенү сүзләре тыелган. Ләкин кайберләре кулланылышта калган. Алар буыннан буынга күчеп килгән. Шулай да Россиядә әшәке сүзләр белән сүгенү шулкадәр киң таралып китә, хәтта армиягә дә бу яман гадәт үтеп керә. Аннан арыну өчен чаралар күрергә тырышканнар. Ләкин бу әллә ни уңыш китерми. 1648 елда, патша Алексей Михайловичның указы белән, оятсыз сүзләр белән сүгенү тыела. Бу да ярдәм итми. Халык аты-юлы белән сүгенү гадәтеннән арына алмый. 1917 елга кадәр моңа әллә ни артык игътибар бирмәгәннәр. Тора-бара НКВД лагерьларында ул гадәти бер хәлгә әйләнеп китә. Моңа каршы каты чаралар күрергә карар кылалар. Академик Лихачев истәлекләрендә: «Лагерьда сүгенгән ир-атларны стенага терәп аттылар», - диелә.
Бөек Ватан сугышы фронтларында бу гадәт аеруча киң тарала. Безнең солдатлар, бигрәк тә фашистлар белән йөзгә-йөз очрашкан чакларда, әшәке сүзләрне кызганып тормаганнар.
Бу чирдән тиз генә арыну юлы күренми. Хәтта кайбер нәшриятлар, әдәпсез, оятсыз сүзләрне җыеп, аңлатмалы сүзлекләр чыгардылар. Бериш рус язучылары андый сүзләрне үзләренең әдәби әсәрләренә «өстерәп» кертәләр. Мәсәлән, «Русский «мат» дигән аңлатмалы сүзлектә Җир йөзендә нинди әшәке, оятсыз сүз бар, шуларга аңлатма бирелгән. Аларны Татьяна Әхмәтова җыйган һәм сүзлек төзегән. Аның сөйләвенә караганда, ул күп еллар буена сүгенү сүзләрен җыйган һәм шул темага диссертация яклаган, аннары, бераз кыскартып, китап-сүзлек итеп чыгарган.
Андый сүзлек, китаплар тагы да бар әле. Василий Буй китабы «Русская заветная идиоматика» дип атала. Моннан тыш, лингвист Алексей Плуцер-Сарно ун томлык «Словарь русского мата» дигән сүзлек бастырып чыгарган. Мондый басмаларның авторлары моны гадәти бер хәл дип саныйлар һәм аларны «канатлы гыйбарәләр» дип атап, фәнни кулланылышка кертү фикерен яклап сөйлиләр. Әйтик, Василий Буй сүзлегенең керешендә: «Яшь буынның рәсми булмаган рус телендә аралашу традицияләренә чын күңелдән бирелгәнлеге өлгерешне яхшыртып кына калмаячак, ә бәлки, белемгә омтылучан яшь фикер ияләрендә тел турындагы фәнне җитди өйрәнү өчен зур кызыксыну да уятачак», - диелә.
Моны төрлечә аңларга мөмкин. Мин үзем болайрак күз алдына китерәм: рәхәтләнеп сүген, тел байлыгың артыр. Мондый китапларның авторлары аларны кулына алган кешеләрне кисәтеп тә куялар, янәсе, андагы сүзләрне башка бер генә аңлатмалы сүзлектән дә таба алмассыз.
Рус телендә басылып чыккан кайбер әдәби әсәрләрдә дә оятсыз сүзләр алай бик тансык түгел. Петр Алешкин романнарындагы әшәке, оятсыз сүзләрне тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Владимир Маяковский, Александр Солженицын әсәрләрендә дә андый сүзләр очрый. Шөкер, безнең татар әдәбияты өчен бу хас түгел. Алай да сүз уйнатулар, жаргон сүзләр куллану бар. Ул элек тә булган.
...Менә шулай. Безнең өчен теләсә кайда һәм теләсә кем алдында иң әшәке сүзләр белән сүгенү берни тормый. Элек авылда мондый кешеләргә: «Син нишлисең, оятсыз, бер телеңне тыя бел!» - дип тыярга тырышсалар, хәзер андыйларны яклаучылар да бар. Язучы, сәясәтче Эдуард Лимонов болай ди: «Кешенең сүгенүен тыярга тырышудан берни дә килеп чыкмаячак. Ул сүгенә икән, бу - аның хисләрен тыя алмау бәласе. Ә хис-тойгыларны тыю мөмкин түгел. Гомумән, сүгенүне тыярга маташу ул - кешенең көлүен яки елавын тыярга тырышу белән бер».
Билгеле, сүгенергә яратучылар өчен аның җае чыгып кына тора: эше пешмәсә, юлы уңмаса, берәр нәрсәгә ачуы килсә, зарыгып көткән кешесе вакытында килмәсә, кемдер нахакка рәнҗетсә... Элек «мат» белән бер дә сүгенмәгән кешеләрдән дә моны көтәргә мөмкин. Мошенниклар кулына эләксәң, даруханәгә барып, кирәкле даруыңны ала алмасаң, коммуналчылар фатирыңны рәтләп җылытмасалар, атна буена кайнар су булмаса, хат ташучы вакытында гәҗит китермәсә һәм башка эчпошыргыч башбаштаклыклар белән башыңны әйләндерсәләр, авызыңнан ни чыкканын сизми дә каласың. «Сүгенеп җибәрсәм, бөтен ачуларым басыла», - ди машина йөртүче бер танышым.
Ни кызганыч, хәзер мәктәп баласының авызында да шушы сүгенү сүзләре...
Ни генә дисәк тә, безнең халыкка сүгенү килешми. Без -динле, денле халык.
Комментарийлар