16+

Бергә булып, ярдәмләшеп яшик

19 апрель көнне Тукай районының Калмия авылына әфганчы-ветераннар җыелды. Чөнки нәкъ 33 ел элек, 1981 елның 19 апрелендә шушы авылның яшь егете Равил Хуҗаәхмәт улы Хаҗиев автоколонна белән юлда барганда авыр яраланган иде. Шул яралардан аңына килә алмыйча, хәрби госпитальдә вафат булды ул. Аны искә алырга Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән,...

Бергә булып, ярдәмләшеп яшик

19 апрель көнне Тукай районының Калмия авылына әфганчы-ветераннар җыелды. Чөнки нәкъ 33 ел элек, 1981 елның 19 апрелендә шушы авылның яшь егете Равил Хуҗаәхмәт улы Хаҗиев автоколонна белән юлда барганда авыр яраланган иде. Шул яралардан аңына килә алмыйча, хәрби госпитальдә вафат булды ул. Аны искә алырга Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән,...

«1981 елның 19 апрель көнен мин бик яхшы хәтерлим. Автоколоннада без - Татарстан егетләре 6 кеше идек. Мин Фердинант һәм Илдус артыннан бара идем. Баглан дигән кышлак тирәсеннән үткәндә, бер борылыштан соң, бик көчле атышлар тотынды. Арттагы машиналар туктап калдылар. Мин, һөҗүм итүчеләр уты астыннан тизрәк котылырга тырышып, тизлекне арттырдым. Дошманнар автоколоннаның арткы өлешеннән 12 автомобильне утка тота башлагач, алар туктап калдылар. Шактый алга китеп өлгергән автомобильләрне тиз генә куып тотып булмады. Юллар тар, чокыр өстенә чокыр, тузан өере, авыр йөк төягән машина тиз бара алмый. Алдагы автомобильләр туктап, андагы солдатлар, колонна җитәкчесе белән берлектә, һөҗүм булган җиргә килеп җиткәнче, 12 солдатның берничәсе үлеп, калганнары авыр яраланып, хәрәкәтсез яталар иде. Без килеп җиткәндә һөҗүм итүчеләр барлык автоматларны җыеп алганнар һәм һөҗүм булган урынны ташлап киткәннәр иде. Әфган тауларыннан караңгылык бик тиз якын-тирәне чорнап алды», - дип искә алды шул колоннада булган Рәшит Сафин.
«Пули-Хумрида кирәкле йөкләрне төяп бетереп, кичен юлга әзерләнә башлаганда, күрәм, Равил Хаҗиев машина кабинасына утырган да, «миләүшәләр, миләүшәләр» дип җырлап утыра. Алдагы көндә озын, авыр юл үтәсе булганлыктан, барысы да үз уйлары белән борчылып торганда, бу күңелгә ятышлы үзебезнең җырны ишеткәч, ничектер тынычланып киттем. Бер мизгелгә булса да туган авылымдагы кичке матур вакыйгалар искә килеп төште. Мин шул ук автоколоннада Равилдән алдарак бара идем. Ирек Сөләйманов машинасы янында җирдә яткан Равилне күтәреп ала башлагач, ул ыңгырашып куйды. Ә кабина эчендә кан эчендә ятучы Ирек инде үлгән иде. Икенче көнне безне бәрелеш булган урынга калган техниканы җыеп алырга алып килделәр. Мин Равилнең машинасын үзем алып кайттым. Ул әле йөрерлек иде», - дип сөйләде Саба районында яшәүче Фердинант Галләмов.
Бу һөҗүмнең нәтиҗәсе 201 нче мотоукчы дивизиясе ОБМОсы өчен бик аяныч тәмамлана. Бүленеп алынып, һөҗүмгә дучар булган 12 шоферның 8е һәлак була, 4 солдат, төрле авыр җәрәхәтләр алып, хәрби госпитальгә озатыла. Вафат булучылар арасында өч Татарстан егете - Равил Хаҗиев, Ирек Сөләйманов һәм Илгизәр Гимазов иде. Соңыннан шунысы ачыкланды: Илгизәр Гимазов, авыр яраланса да, арттагы иптәшләренә юл бирим дип тырыша, ләкин яралардан вафат була. Аның артыннан баручы Ирек Сөләйманов, шулай ук авыр җәрәхәтләр ала һәм аның автомобиле юл чатындагы зур ташка килеп төртелә... Алар артыннан баручы Равил Хаҗиев, инде үзе дә аягына авыр җәрәхәт алса да, Иреккә ярдәмгә ашыга. Машинасын туктатып, патроннары беткәнче тирә-
яктан һөҗүм итүчеләргә каршы ата башлый. Аннары Ирек, машинасының кабинасын ачып, руль артында хәрәкәтсез яткан Ирекнең урынына утырырга тырышкан чагында пуля аның умыртка сөягенә эләгә. Шулай итеп, ике якташ бер урында хәрәкәтсез ятып кала.
«Шулай шул, Равил өйдә дә «миләүшәләр, ми­ләүшәләр» дип җырларга ярата иде. Тыныч күңелле, ярдәмчел иде. Менә 33 ел инде ул минем күз алдымда һаман шулай - көдрә чәчле башын бераз янга салып, елмаеп тора. Аны җирләгәч, әтиебез, кайгыны күтәрә алмый, авырып китте. Аннары күп яши алмады инде, гел чирләп, вафат булды», - дип искә алды Равилнең бертуган сеңлесе Мөршидә ханым. Ул хәзер гаиләсе белән күрше авылда тора икән. Аңа үземнең «Серле юлга сәфәр» дигән китабымны бүләк иттем. Әфган юлларында күргән вакыйгалар һәм уйланулар тасвирлана анда. Чөнки мин үзем дә югарыда телгә алынган мәрхүмнәр белән бер үк вакытта батальон командиры урынбасары булып хезмәт иттем. «Китапны укып, Равил һәм аның иптәшләре күргәннәр белән якыннанрак танышырсыз. Барлык туганнарыгызга, балаларыгызга укытыгыз, безнең анда күргәннәрне белеп торсыннар», - дидем.
Равилнең каберендә булдык, аның рухына дога кылдык. Аннары аның туган йорты янына җыелып, алдан әзерләнеп куелган мемориаль такта ачу тантанасы оештырылды. Монда инде Калмия авылының бар халкы да җыелган иде. Авыл мәктәбе укучылары, укытучылар да килгән, җыенны авыл җирле үзидарәсе башлыгы җитәкләде. Бу чараның иң күркәм өлеше Әлки районы әфганчыларының район оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов оештырган вокаль-инструменталь ансамбль чыгышы дисәк тә, урынлы булыр. Чөнки ансамбль егетләре әфганчыларга багышланган җырлар башкара башлагач, фермада эшләп ятучы эшчеләр дә, эшләрен калдырып, бу чарага килеп кушылды. Күп кенә әби-бабайларның күзләреннән ирексездән яшь бөртекләре тәгәрәде.
Равил туып үскән урам хәзер Равил Хаҗиев исемен йөртә. Сугышчан батырлыгы өчен ул «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләнгән.
«Егетләр! Исегездәме, без әфганда чагында ук, исән-сау кайтсак, бер-беребезне беркайчан ташлашмаска дип сүз куешкан идек. Әйдәгез, алга таба да бергә булып, ярдәмләшеп яшик!» - диде Рөстәм, чараны тәмамлаганда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading