16+

Бергәләп хәл итсәк кенә

Әледән-әле алышып торган төрле реформаларга күнегеп барабыз. Шуңа күрә, бер ел үтәр-үтмәстән, торак-коммуналь идарәләр урынына аларның участоклары оештырылуга шаккатмадык. Тик эшләре буенча алар: «Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?» - дигән кебек калды. Димәк, фатирында вак-төяк нәрсәләрне тикшерү өчен гариза белән участокка барасың икән, якты чырай...

Уйлап карасаң, фатир һәм хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләр ай саен арта, счёт-фактурага яңадан-яңа графалар өстәлә бара. Шәһәребезнең йортлар идарәләренең эшчәнлеген яхшырту максатыннан йорт җитәкчеләрен сайлап кую гамәлгә кертелде һәм, кызыксындыру йөзеннән, аларга түләүле ташламалар да каралган иде. Шуннан соң, идарәләрнең торак хуҗалыгын тәртиптә тоту һәм аны тернәкләндерү шактый җанланып китте. Йортларның подъездларына, ишегалларына электр яктырткычлары куелды, агач-куаклар утыртып тирә-юньне яшелләндерү эшләре киң колач җәйде. Ләкин эшләр шулай җайланып кына килгәндә «Бердәм Заказчы» дирекцияләре пәйда булды. Халыктан акча җыю белән генә шөгыльләнгәнлектән гомерләре кыска булды, үзләреннән-үзләре таркалдылар.
Мәсәлән, без яшәгән йортта яшәүчеләргә елга бер тапкыр булса да бәхет елмая иде, чөнки ел башында исәп-хисап үткәрелгәч, электр энергиясен аз кулланучыларга ташлама ясала. 2009 елда ул мөмкинлек бирелмәде. Бу күрсәткечләрне норматив белән түләргә туры килде. Бөтен йортка киткән энергияне һәрбер фатирга бүлеп куйдылар. Бу йортка бит ничәмә-ничә киоск, даруханә, кибет тоташтырылган. Менә сиңа мә, норматив буенча 3000 сум түлисе урынга 6000 сум түләргә туры килде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading