16+

Без алар алдында бурычлы

Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 69 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә, бу вакыйгалар кабат искә төшә.

Без алар алдында бурычлы

Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 69 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә, бу вакыйгалар кабат искә төшә.

Минем бабам Мирзаян Гыйлман улы Гыйльманов 1920 елда Зәй районының Түбән Пәнәче авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Гаиләдәге 6 баланың өлкәне була ул. 1935 елда Алабуга педагогия училищесына укырга керә. Укуны «биш»легә тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлана...
1942 елда сугышка алынганда, аңа нибары 22 яшь булган. Элемтәче булып, фронтның иң алгы сызыгында хезмәт итә ул. Бертуктаусыз снарядлар шартлаганда күпер төзүче дә, команда пунктларына элемтә сузучы да, снаряд шартлап яралану - барысы да геройлык! Күрсәткән батырлыклары өчен бабам 2 мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены һәм Өченче дәрәҗәдәге «Дан ордены» белән бүләкләнә. Гомель шәһәрен алуда катнашканга, Башкомандующий Сталинның рәхмәте белдергән һәм «За отвагу»медале белән бүләкләнгән кеше ул.
1945 елда Германиягә барып җитеп, «За победу над Германией в Великой Отечественной Войне 1941-1945гг», «За взятие города Кенигсберга» медальләренә лаек була. Ә без бабаемның калган медальләрен аның төсе итеп саклыйбыз.
Сугыш беткәч, югары белем алып, математика һәм тарих укытучысы булып эшләде ул. Әбием Бәhиҗә белән Югары Пәнәче авылында 3 бала үстереп, оныклар тәрбияләделәр.
Бабамның гүр иясе булганына 14 майда 18 ел тулса да, батырлыгын, тиңдәшсез хезмәтен балалары, оныклары онытмыйлар, аның белән горурланалар.
Еллар үткән саен, сугыш ветераннары саны кими бара. Без алар алдында түләп бетермәслек бурычлы. Киләчәктә күкләребез гел аяз, тормышыбыз тыныч булсын иде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading