16+

Безгә «Романтика» тансык түгел!

Әле ярый «Шәһри Казан»ыбыз бар! Барлык яңалыкларны шуннан гына белә алабыз. Югыйсә, хөкүмәт хезмәткәрләре халык белән бөтенләй санлашмый башлады. Монда автовокзал ачылган, исемен «Столичный» дип кушканнар, тегендә, Чистай һәм Әпсәләмов урамнары киселешендә, парк ачылачак, «Романтика» дип аталачак, имеш. Бу ни була инде?! Халык белми дә, ишетми дә! Исемнәрен дә бит...

Әле ярый «Шәһри Казан»ыбыз бар! Барлык яңалыкларны шуннан гына белә алабыз. Югыйсә, хөкүмәт хезмәткәрләре халык белән бөтенләй санлашмый башлады. Монда автовокзал ачылган, исемен «Столичный» дип кушканнар, тегендә, Чистай һәм Әпсәләмов урамнары киселешендә, парк ачылачак, «Романтика» дип аталачак, имеш. Бу ни була инде?! Халык белми дә, ишетми дә! Исемнәрен дә бит ачылмас, төзелеп бетмәс борын кушып та куялар?! Гаҗәп, бик гаҗәп! Уйланырлык!
«Столичный» исемен шәһәрнең йөзен бизәп торырлык зур һәм мәһабәт, матур биналарга бирсәләр, бер хәер. Бир ул исемне, көлмәс кеше... Ә мондый гап-гади, җиде чатка юл күрсәтүче автовокзалны «Маяк» димичә, ни дисең?!
Ә инде «Романтика» паркына килгәндә, ул парк та, театр да, анда мастер-класслар да уздырыласы, шунда ук амфитеатры да буласы булгач, әйдәгез, бирик, зинһар, бик тә лаеклы, хөрмәтлебез Хәйдәр Бигичев исемен! Бер үк вакытта бу парк барлык дан казанган, халык артистларыбызга һәйкәл дә булып торыр. Менә булыр иде, ичмасам, зур һәм кирәкле эш!
Воровскийдагы «Терминал» вокзалына «Казан-2» дип куйгансыз бит, бик тә урынлы һәм дөрес килеп чыккан. Казаныбызда 2 нче вокзал да барлыгын искәртеп торачак, исеме дә уңышлы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading