16+

Безнең хәлләр хөрти

Без 50 елдан артык Казан шәһәренең Идел буе районындагы шәһәр тибындагы Мирный-Тынычлык бистәсендә яшибез. Шәһәр тибындагы бистәләр гади бистәләрдән ни белән аерылалардыр? Галимнәргә ул турыда шактый баш ватарга туры килер, ахрысы. Бу сүзләрне кулланып, түрәләр, шәһәр тибындагылары өстенрәк, дәрәҗәлерәк, димәкчеләрдер инде, тик тормышта әлегә барысы да диярлек башкачарак. Безгә 23...

Без 50 елдан артык Казан шәһәренең Идел буе районындагы шәһәр тибындагы Мирный-Тынычлык бистәсендә яшибез. Шәһәр тибындагы бистәләр гади бистәләрдән ни белән аерылалардыр? Галимнәргә ул турыда шактый баш ватарга туры килер, ахрысы. Бу сүзләрне кулланып, түрәләр, шәһәр тибындагылары өстенрәк, дәрәҗәлерәк, димәкчеләрдер инде, тик тормышта әлегә барысы да диярлек башкачарак.
Безгә 23 нче, 56 нчы автобусларга утырып, «Дальный Кабан»га кадәр килеп, аннары шунда 99 нчы, 79 нчы автобусларга күчәргә, «Горки» ягындагы социаль-культура учакларына, метрога барырга кирәк, диләр.
Бердән, безнең балаларыбызның, оныкларыбызның һәм үзебезнең автобустан автобуска күчеп утырырлык акчабыз юк. Без - ярлы катлау кешеләре. Икенчедән, бу бит вакыт, ул автобус дигәннәрен күпме көтәргә була соң? Өченчедән, 99 нчы һәм 79 нчы маршрутларда автобуслар бик аз.
72 нче автобусны Мирныйга кадәр җибәрсәк, ә бушап калган 56, 23 нче маршрут автобусларын 69, 69а маршрутларына кушсак, отышлы булыр иде. Әлеге очракта бер генә өстәмә шофер да, бер генә автобус та кирәкми. Югыйсә бездә хәлләр хөрти, табиблар, укытучылар эштән китә, Мирный халкы «домашний арест» режимында яши шикелле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading