16+

Безнең тәҗрибәне өйрәнегез

27 июнь көнне Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының Актлар залында «Төрки телләр дөньясында рус теле һәм әдәбияты: заманча концепцияләр һәм технологияләр» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.

27 июнь көнне Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының Актлар залында «Төрки телләр дөньясында рус теле һәм әдәбияты: заманча концепцияләр һәм технологияләр» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.

Советлар Союзы таркалганнан соң, рус теле үсешенә багышланган мондый зур дәрәҗәдәге, киң масштаблы халыкара фәнни-гамәли конференцияләр уздырылу сирәк хәл. КФУның фәнни эшләр буенча проректоры, профессор Данис Нургалиев: «Конференция өчен Казанның сайлап алынуының сәбәбе - биредә күп гасырлардан бирле төрле мәдәниятләрнең аралашып яшәвендә. Көнчыгыш, көнбатыш кунакларының Казаннан өзелеп торганы юк», - дип белдерде.
Бөтенроссия, республика өчен чараның әһәмияте гаять зур. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да Президент Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыганда моңа аерым игътибар бирде.
КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов: «Татарстанда күп еллар буе рус телен саклау, үстерү юнәлешендә зур эш алып барылды һәм алып барыла. Татарстан тәҗрибәсен Бөтенроссия дәрәҗәсендәге тел сәясәте тармагында, бигрәк тә рус телен өйрәнү проблемасы кискен торган төбәкләрдә дә файдаланырга мөмкин», - дип белдерде.
Чара РФнең Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Российский новый университет» белем бирү учреждениесе, Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциациясе, Россия рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыяте, «Русский язык в национальной школе» журналы белән берлектә уздырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading