16+

Безнең урамнарда да бәйрәм бүген

Тынычлык бистәсендә дим. Нигә дисәгез, шушы 2012 елның июль аенда бистәбездә хыялыбызда гына яшәп килгән бик зур эшләр эшләнә башлады бит әле. Мәсәлән, Яңа Дәүләки урамы буйлап җәяүлеләр өчен тротуар төзү эшләре бара. Соңгы елларда җәяү йөрүчеләр күп иза чиктеләр бит инде. Ә юл кырые чокыр-чакырлы, тайгак булу сәбәпле, анда...

Безнең урамнарда да бәйрәм бүген

Тынычлык бистәсендә дим. Нигә дисәгез, шушы 2012 елның июль аенда бистәбездә хыялыбызда гына яшәп килгән бик зур эшләр эшләнә башлады бит әле. Мәсәлән, Яңа Дәүләки урамы буйлап җәяүлеләр өчен тротуар төзү эшләре бара. Соңгы елларда җәяү йөрүчеләр күп иза чиктеләр бит инде. Ә юл кырые чокыр-чакырлы, тайгак булу сәбәпле, анда...

Ә укучы балаларны гына алыгыз. Ул балалар карлы-яңгырлы, җилле-буранлы көннәрдә дә, кар ерып, мәктәпкә укырга йөриләр бит. Утырып барыр өчен автобуслары да юк бит аның, инде сирәк кенә булса да бәхет елмаеп куеп, автобуска утырасың икән, кондукторы, русча әйтсәк, «тут как тут». Билет алып, бер тукталыш өчен 18 сум түләп йөри башласа, баланың буфетта ашавын да санасаң, көненә 100 сумнан артыккарак төшә. Аена 25 тапкыр мәктәпкә барып укып кайту 2500-3000 сум дигән сүз бит ул. Менә шуңа да инде, әти-әнисе андый зур суммалар чыгарып сала алмаган балалар карда-яңгырда, чокыр-чакырдан, ярты потлы букчасын сөйрәп, мәктәпкә йөрергә мәҗбүрләр иде.
3 нче Дәүләки урамында асфальт түшәлүне дә шатлыклы хәл диясе килә. Без, бистәбездәге ЖКХ белгече Венера ханымның машинасына утырып, шушы яңалыкларны карап чыгарга дип, бистә урамнары буйлап сәяхәткә чыктык.
Инде асфальт түшәүләргә берничә көн узса да, кешеләрнең шатлыклары эчләренә сыймый, йөзләрендә нур балкый.
Ә балалар велосипедта, роликлы конькиларда урамны тутырып чыр-чу килеп чабышалар, узышалар иде. Урамда яшь балаларын арбада тартып йөрүче яшь ханымнар да күп.
Безнең халык бик гади, бик тыйнак бит ул. Асфальт түшәгәнгә шулай шатлана алган кешеләр, яшьләргә күңел ачу, ял итү үзәге кебек нәрсә төзеп куйсалар, «ура» кычкырырлар иде, мөгаен. Алда яңа салынып ятучы чиркәү һәм моннан берничә еллар элгәре Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңае белән төзелгән, 1941-1945 елларда канкойгыч сугышта һәлак булган Дәүләки авылы гражданнарына багышлап куелган хәтер һәйкәленә дә асфальт юл илтә. Христиан дине тарафдарлары, «чиркәве бар - юлы гына юк», дип ничәмә-ничә еллар лаф орып яшәделәр бит моңарчы.
Сәяхәтне тәмамлап, Мәктәп тукталышына кайтып төштек шулай. Зур гына бистәбездә чишелешләрен озак еллар көтеп яткан, күп кенә хатлар аша юлланган үтенечләрнең бер өлеше булган эшләрнең эшләнә башлауларына шатланабыз. Шушы үзгәрешләрне башкарырга өлеш керткән Идел буе һәм Вахитов районнары хакимиятләре башлыгы Андрей Николаевич Лобовка, безне һәрдаим кайгыртып торучы Казан шәһәре Думасы депутатлары Иршат Солтан улы Минкинга, Надыйр Бахрам улы Хәйруллинга, «үзебезнең кеше» Венера Сәлаховага һәм тынгысыз аксакал картларыбызга рәхмәт сүзләрен ирештерәсе килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading