16+

Бүген +12, ә юк, +16... Нәрсә бу?

Арттырып җибәрү Россиягә хас нәрсә анысы. Әмма болай ук булыр дип көтмәгән идем.

Бүген +12, ә юк, +16... Нәрсә бу?

Арттырып җибәрү Россиягә хас нәрсә анысы. Әмма болай ук булыр дип көтмәгән идем.

Көлгәнгә - көлке, дигәндәй, хезмәттәшләребез белән көлешеп алырга бер сәбәп табылды. Ул да булса, массакүләм мәгълүмат чаралары тапшырулары һәм язмалары янәшәсендә яшь чикләве турында тамга күрсәтелә башлау.
Телевизорны карап утырганда күпләр игътибар иткәндер инде. Экранның башта сул ягында, соңрак исә уң якта өстә 6+, 12+, 18+ кебек тамгалар чыга башлады. Берәү дә хатадан хали түгел, дигәндәй, мин аны башта ихластан, һава торышыдыр, дип уйлаган идем. Мәйтәм, Өлкәннәр гозерен искә алып, һава торышын хәзер зуррак тамга белән күрсәтергә ният кылганнардыр, дим. Кем әйтмешли, болай иткән күзгә кереп тора.
Беркөнне иртән балам белән эшкә кузгалырга торам. Аш бүлмәсендә үзем табак-савыт юам, күзем белән зәңгәр экранны күзлим. Ишек төбендә җыена башлаган кызымның, джинс чалбарны киимме, калынынмы, дип соравына да, экрандагы (ул чагында сул якта, өстә иде әлеге тамга) һава торышын карап, салкын, димен. Бераздан күтәрелеп карасам, теге сан +16га әйләнмәсенме. Аптыраш, димен, һава температурасы бер минут эчендә дүрт градуска күтәрелмәс бит инде. Икенче каналга күчереп, андагы бәләкәй генә чын һава торышы санын карагач, тагын аңышмыйча калдым. Хәзер, димен, кызыма, балконга чыгып карыйм булмаса.
Шул көнне үк әлеге галәмәтнең нәрсә икәнен аңладым анысы. Бер хезмәттәшебез, ярый аның яшь чикләве икәнен әйттегез, мин шуңа карап киенеп йөрисе идем әле, дип, көлдертеп тә алды. Мөгез чыгарырга яратабыз инде без. Балаларга, яшүсмерләргә 16+,18+ дигән тамга гына күренсен, ул бит шундук, бар эшен ташлап, әлеге тапшыруны карарга утырачак. Тыелган җимеш татлырак була ич ул! Бездә - «Шәһри Казан»да да хәзер шундый «һава торыш»лары булачак. Шуңа да бездә чыккан язмалар яшегезгә туры килми икән, укып тормагыз, тыелыгыз. «Һава торыш»ларыннан ерак интернет галиҗәнаплары сезне кочагын җәеп каршы алыр дип уйлыйм...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading