16+

Биектауда вокзал юк

Мәгълүм булганча, соңгы елларда район үзәкләре булган Арча, Кукмара, Әгерҗе һәм Яшел Үзәндә берсеннән-берсе матуррак, бөтен уңайлыклары булган тимер юл вокзаллары корып куйдылар. Ә менә башкалабыз Казанга орынып торган Биектауда вокзал дигән нәрсәнең әсәре дә юк әле. Дөрес, анда патша заманында ук агачтан корылган, архитектура һәйкәле булып торырлык вокзал бинасы...

Мәгълүм булганча, соңгы елларда район үзәкләре булган Арча, Кукмара, Әгерҗе һәм Яшел Үзәндә берсеннән-берсе матуррак, бөтен уңайлыклары булган тимер юл вокзаллары корып куйдылар. Ә менә башкалабыз Казанга орынып торган Биектауда вокзал дигән нәрсәнең әсәре дә юк әле. Дөрес, анда патша заманында ук агачтан корылган, архитектура һәйкәле булып торырлык вокзал бинасы бар иде. Анда касса, көтү залы, буфет, газета-журнал һәм башка юл кирәкләре сатыла торган киосклар да урнашкан иде. Әмма берничә ел элек аны, заманча түгел дип, сүтеп ташладылар. Ә яңасын кору турында әлегә кадәр бер җитәкченең дә уйлаганы юк. Халык поезд көтеп ачык һавада - җил-яңгырда пингвиннар кебек бер-берсенә ышыкланып басып торырга мәҗбүр була. Платформада бөтен ягы ачык булган бер кыек түбә ясап куйганнар. Әмма аның астында торып булмый, түбәсеннән су ага. Совет заманында патшаларны начар дип ничек кенә сүксәләр дә, алар халык өчен бик күп изге эшләр эшләгәннәр бит. Алар төзеткән күперләр инде 100 ел торса да, бер кирпечләре дә төшкәне юк. Казанда да андый ике күпер бар. Берсе Болак елгасында Романов күпере дип атала. Икенчесе - Халев тукталышы янындагы тимер юл күпере. 1917 елда төзелде дигән тамгасы да бар үзендә. Ә бездә Кремль дамбасында Казансу аша 50 ел элек кенә салынган күперне инде тузган дип сүтәргә җыенулары турында сүз бара. Күперләр, вокзаллар, кыйммәтле корылмалар күп елларга исәп тотып эшләнергә тиештер бит инде. Дөньяда берничә мең ел элек төзелгән корылмалар да тора бит әле. Бәлки Биектауга да матур бер заманча вокзал ясап куярлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading