16+

Әбиләр һәм бәбиләр караучы Гөлнур

Еш кына өлкән кешегә карата, бала-чага акылы инде үзендә, дип әйтергә яраталар. Чыннан да, әби белән бәби арасында уртаклык бик күп. Икесе дә нечкә күңелле, самими һәм ярдәмгә мохтаҗ.

Еш кына өлкән кешегә карата, бала-чага акылы инде үзендә, дип әйтергә яраталар. Чыннан да, әби белән бәби арасында уртаклык бик күп. Икесе дә нечкә күңелле, самими һәм ярдәмгә мохтаҗ.

Алар өчен янәшәдәгеләренең ярдәме һәм хөрмәте кирәк. Тик балалар һәм өлкәннәр белән эшләү җиңелләрдән түгел. Моның өчен аның кебек бала җанлы, олыны - олы, кечене кече итә белү мөһим. Сүзем Күки авылында яшәүче Гөлнур апа Мусина турында. Гөлнур ханым бакчада 16 ел буе тәрбияче булып эшләде. Балалар караудан башка берни дә эшли алмам, яңа эшкә күңелем ятмас, дип уйлый ул. Ә «Шатлык» картлар йортында хезмәт куя башлагач, моның киресе дәлилләнә. Өлкән яшьтәгеләр белән дә бик тиз уртак тел таба ул. Гөлнур апа монда да үз эшенең остасы булып таныла, һәркемгә шәхси якын килеп, борчуын аңлап, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Аны өлкәннәр йортында тәрбияләнүчеләр бик якын күрәләр. Өлкәннәр йорты ябылгач та, Гөлнур апа изге эшен дәвам итә, авылда ярдәмгә мохтаҗ булган пенсионерларны карый. Әле шушы көннәрдә оста куллы ире Мәсхүт абый белән икәүләшеп Фәүзия Мөхәммәтшинага мич чыгарып биргәннәр. Фәүзия апа, мең рәхмәтләрен укып: «Гөлнур миңа үз кызым кебек якын, 43 яшендә вафат булган бердәнбер кызымның сыйныфташы да бит ул», - ди.
I группа инвалид Рәмзия Хәкимуллинага быел 45 яшь тулды. Гөлнур апа белән Мәсхүт абый Рәмзия апаны районга паспорт алырга алып барганнар. Анда чәйханәгә кереп, чәйләр эчеп, урамга да чыгып йөри алмаучы апага күңел ачтырып, бәйрәм ясап алып кайтканнар. Рәмзия апа шатланып: «Мәскәүгә барып кайткан кебек булдым», - ди.
Гөлнур ханым һәркайсына ярдәмгә ашыга. Кайсы әбинең бакча коймаларын тотыша, кирәк чакта карын көри, идән-сәкесен юып чыгара. Нәрсә сорап мөрәҗәгать итсәләр дә, кире бормый.
- Хәлемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Өлкәннәрнең йөзендә елмаю күргәч, үземә дә рәхәт булып китә. Аларның хәлләрен аз гына җиңеләйтә алсам да, күңелем шатлана, - ди Гөлнур апа.
Ул ялгыз әбиләрне соңгы юлга озатуда да ярдәм күрсәтергә авырсынмый. Каберләрен карап, чистартып, чардуганнарын буяп тора. Мәрхүмнәр рухына дога кылып, хәер бирә.
«Авыл җирлеге территориясендә узган барлык мәдәни, сәяси, дини чараларда да Гөлнур Мусина актив катнаша, иҗади эшли. Шушы барлык эшләре белән берлектә, ике үрнәк бала тәрбияләп үстерделәр. Хәзер инде оныкларына дәү әни, дәү әти тәрбиясен бирәләр. Хуҗалыклары чиста, төзек, күркәм тормыш алып баралар», - дип үз фикерен әйтте Гөлнур белән Мәсхүт Мусиннар хакында Күки авылы җирле үзидарәсе рәисе Мәүлә Исхаков.
Өлкән кешегә күп кирәкми. Сүзен тыңлап, борчуын аңлап, хәленә керердәй кешесе булу - алар өчен зур куаныч. Гөлнур апага Ходай сабырлык бирсен. Эшләгән изгелекләре үзенә әйләнеп кайтсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading