16+

Бәла аяк астында

Балаларым мәктәп укучылары чагында булды бу хәл. Кече кызым Ләйсән канализация коесына төшеп киткән. Озынайтылган уку төркеменнән кайтканнар да абыйсы белән ишегалдында уйнаганнар.

Бәла аяк астында

Балаларым мәктәп укучылары чагында булды бу хәл. Кече кызым Ләйсән канализация коесына төшеп киткән. Озынайтылган уку төркеменнән кайтканнар да абыйсы белән ишегалдында уйнаганнар.

Кар явып узган, канализация коесы капкачы ачык булуын балакайлар сизми дә калганнар. Аллаһының рәхмәте, бер-берсенә ярдәм итеп, коедан чыкканнар, шөкер. «Без бүген яңадан тудык, әнием», - дигән иде алар, елашып. Һәрдаим канализация люкларын күзәтеп йөрим, йортта яшәүчеләргә җиткерәм: «Водоканал»га гариза язып бирегез, карасыннар, япсыннар, дим. Ә шәһәребездә ачык коелар шактый очрый әле. Ю.Фучик урамындагы 129 нчы, 121 нче йортлар янында коелар җәй буе ачык тора. Казан медицина көллиятеннән ерак булмаган Х.Мәүлетов урамында да кое авызы ачык. Бәла аяк астында бит. Анда әби дә, бәби дә төшеп китәргә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading