16+

«Бүләклиләр» дә торалар...

Бүләк алырга кем генә яратмый икән. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк анысы, иң мөһиме - игътибар бит әле. Әмма кайчакта игътибардан читтә калуың да яхшырак икән. Бүләк алу ихтималы булуга карамастан...

«Бүләклиләр» дә торалар...

Бүләк алырга кем генә яратмый икән. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк анысы, иң мөһиме - игътибар бит әле. Әмма кайчакта игътибардан читтә калуың да яхшырак икән. Бүләк алу ихтималы булуга карамастан...


Телефоныма, «Сезнең номерыгыз 18 мартта «PORSCE PANAMERA» машинасының чираттагы уйнатылышында катнашачак. Хәзер үк смс җибәрегез», дигән хәбәр килеп төште. Бер смс җибәрү бәясе 42 сум 34 тиен. Шуны җибәрсәм, бүләккә 4 миллион тирәсе торган машина биреп куюлары да ихтимал икән. Менә бит бәхет! Андый машинаны үз гомеремдә алачак түгел бит инде мин, бары тик Алла кушса гына... Шундый татлы хыялга алданып, Яшел Үзәндә яшәүче ике кешенең әллә никадәр акчаларыннан колак кагулары турында газетадан укыган гына идем әле. 26 яшьлек хатын-кыз белән 45 яшьлек ир-атка «бүләк»нең бигрәк тә кәттәсе эләккән. Машина отулары турында хәбәр алгач, телефон аша берсе - 27 мең, икенчесе 60 мең сум күләмендә салым акчасын да күчереп өлгергән алар. Бу атнада авылга кайткач, әнием дә: «Машина отканмын бит әле мин», - дип, телефонына килгән смсны укыткан иде. «Зинһар, смсларына җавап язып, акчаңны бетерә күрмә», - дим. «Юк ла, инде откан машинагызны авыл башына китереп куйдык, чыгып алыгыз дисәләр дә, ышанмыйм андый нәрсәгә», - дигәч, тынычландым.
Телефонда таныш түгел номер яктыра. «Сезне «Орифлейм» компаниясеннән бүләк көтә. Кайчан килеп аласыз, көтәбез», - ди шатлыклы тавыш. «Туктагыз әле, сез минем номерны кайдан алдыгыз? Бүләге нәрсә?» - дип кызыксынам. «Сюрприз. Номерыгызны танышыгыз калдырды», - ди бу. Танышның исем-фамилиясен дә белә. «Аяк ите «ашап», әллә кайдагы офисларына бардым бит әле, бүләк дигәч. Бер сабын тоттырдылар да, биш танышыгызның телефон номерларын, исем-фамилияләрен языгыз, диделәр. «Сабыныңны барып ал», - диде Гөлназ, уены-чыны белән. Сабын белән алдап, клиентлар җәлеп итеп утыралар икән алар шулай. Инде килеп, эшкә үзен «Татфондбанк» хезмәткәре дип таныштырган кыз керде. «Нәкъ менә Сезне эзләп табып, «Татфондбанк» сезгә бүләк ясады, Сезгә исемле карточка чыгарды», - ди. Карточкадагы 50 мең сум акчаны, кирәк була калса, рәхәтләнеп файдаланырга була икән. Еллык өстәмә түләве дә ташка үлчим - 22 процент кына. «Рәхмәт, шулай эшли алмассызмы икән дип үтенеп сорасаң да, ясамаслар иде әле, җүнле нәрсә булса. Кирәк түгел», - дип озаттым кызны. «Бүләклиләр» дә торалар бу арада...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading