16+

Чүп-чардан кайчан арынырбыз?

XXI гасырда чүп-чарны миллионлаган халык яшәгән шәһәр урамнарыннан җыеп, каладан читкә чыгару, аны яндыру яки күмү җитди проблемага әйләнеп бара.

Чүп-чардан кайчан арынырбыз?

XXI гасырда чүп-чарны миллионлаган халык яшәгән шәһәр урамнарыннан җыеп, каладан читкә чыгару, аны яндыру яки күмү җитди проблемага әйләнеп бара.

Казанда моннан биш ел элек сафка баскан полигон да, төзелеп ятканы да чүп-чарны җыеп урнаштыру өчен җитәрлек түгел. Шуны истә тотып, Казанда яңа завод салырга җыеналар. Экспертларның әйтүенә караганда, ул 3-4 елдан сафка басарга тиеш. Бу гади генә, без күз алдына китергән чүп җыеп эшкәртү урыны гына түгел, анда елга 550 мең тонна чүп-чарны яндыру күздә тотыла. Шәһәребездә якынча шулкадәр чүп-чар җыела. Андый заводлар Европа илләрендә бар икән инде.

Ә лбәттә, кайбер кешеләрнең чүп-чарны җыеп яндыру сулый торган һавабызны боза, аны агулый, тирә­якка начар ис тарала, сулыкларны пычрата дип уйлаулары да бар. Ни генә дисәк тә, бу заманда миллионнан артык халык яшәгән Казаныбызда моны башкача хәл итү юлы күренми. Шунысы да бар, завод салып кую - әле бу зур эшнең башы гына. Ни өчен шулай? - диярсез. Без әле Япония, Швейцария һәм башка кайбер Европа илләре кебек, чүп-чарны, фатирда аерым савытка җыеп, урамнардагы контейнерларга чыгарып салырга өйрәнмәгән. Универсиада алдыннан моңа омтылыш булып алды: башладык та ташладык. Пластик әйберләр, картон, кәгазь һәм ашамлык калдыклары өчен аерым контейнерлар куеп караган идек. Тик күнегә алмадык.
Бездә чүп-чарны яндырганнан соң күмү тәҗрибәсе юк. Германиядә исә көнкүреш калдыкларының өчтән берен яндырып күмәләр. Белгечләр фикеренчә, чит илләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, чүп-чарны шундый технология буенча эшкәртү икътисади һәм экологик яктан файдалы.

Татарстаныбызда, бигрәк тә Казанда әлегә чүп-чарны җыеп урнаштыру мәсьәләсе тиешенчә хәл ителмәгән. Без чүп-чарга батып утырабыз. Моның сәбәпләре берничә. Шуның иң тиз хәл ителергә тиешлесе - шәһәребезне чүпләгән өчен гаеплеләрне җавапка тарту. Әнә Җир шарында экологик яктан иң чиста илләрдән саналган Швейцариядә рөхсәт ителмәгән урыннарга чүп-чарны ташлыйсың икән, закон нигезендә, җавапка тарталар. Монда 29 көнкүреш калдыкларын эшкәртү заводы эшли. Алар ел саен 2,8 миллион тонна чүп-чарны эшкәртә. Бу заводлар аны яндырып, электр энергиясе дә җитештерә, йортларны да җылыта. Ә Швейцариянең территориясе Татарстанныкыннан 1,5 тапкыр кечерәк, халкы исә 8 миллион чамасы. Димәк, без, теләгәндә, Казаныбызны чүп-чардан арындыра алабыз.

Ярый әле быел шәһәр транспорты тукталышларында, урамнарда чүп савытлары куйдылар. Боларның файдасы булмый калмас, ләкин күп нәрсә үзебездән тора.
Кайбер интеллигент затлар офислардан, кибетләрдән, банклардан һәм башка төрле оешма-учреждениеләрдән тартырга дип урамга чыгалар. Сигарет төпчеген үзеннән ерак түгел чүп савытына салмас, җиргә ташлар яки читкәрәк ыргытыр. Без үзебезнең яшәгән урыныбызның чисталыгына исебез китми. Йорт яннарында аунап яткан чүп-чар салынган пакетларны, мәсәлән, Чистай урамында яшәүчеләр Декабристлар яки Адоратский урамнарына илтеп ташламый ләбаса.

Без яши торган Чистай урамындагы балалар мәйданчыгы янында утыргычлар куелган. Җәй көннәрендә бер төркем егет һәм кызлар шунда сыра эчеп утыралар, тәмәке тарталар. Икенче көнне урам җыештыручылар чүп-чарларын җыеп алалар. Җитмәсә үткән-барганнар чүп-чар салынган пакетларын ташлап калдыра. Шуннан берничә метрда гына контейнерлар тора югыйсә.

Яшел үләндә ашап-эчеп, күңел ачып утырган, чүп-чарын шунда калдырып киткән бәндәләрне дә күргән бар. Андыйларны үгет-нәсыйхәт белән генә денгә китереп булмый. Аларны законнар белән генә, үзенең торган, яшәгән җирен чүп базына әйләндергән әдәпсез затларны штраф белән генә бераз тәртипкә өйрәтеп була. Штраф дигәнең сизелерлек булыр­га тиеш. Кайбер илләрдә бу алым нык ярдәм иткән. Мәсәлән, Сингапур шәһәрләренең чисталыгы турында күп язылды. Искә төшереп кенә үтәм. Анда урамнарны чүпләгән өчен шундый штраф салганнар, ул бәягә кыйбатлы бер магнитофон сатып алырга мөмкин ди. Сингапурда хәтта урамда көнбагыш ашап барган кешеләргә дә штраф салына. Бездә машинасы тәрәзәсеннән сигарет төпчеген ташлап калдырган «мужик»ка ни әйтәсең. Ул моның ярамаганлыгын да, урамнарны чүпләгәнен дә бик яхшы белә, әмма ташлый, чөнки авыз ачып бер сүз әйтүче юк. Әгәр дә саллы гына штраф түләтсәң, ул бүтән алай эшләмәс иде.

Болар - шушы җитди проблеманың бер ягы гына. Икенчедән, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре дә контейнерлар куелган урыннарны вакытында чүп-чардан, иске-москыдан арындыру өчен барысын да эшләп җиткермиләр әле. Шәһәребезнең кайбер урамнарында, торак йортлар белән янәшә контейнерлар мәйданчыкларында, базарларның әйләнә-тирәсендә озак вакыт чүп-чар өелеп ята. Чүп-чарның да бит төрлесе бар. Әйтик, көнкүрешебезгә энергияне янга калдыра торган лампочкалар килеп кергәч, хәл бераз катлауланды. Ләкин бу озакка бармады. 2015 елда андый лампочкалар электр утын янга калдырмый, бу юк сүз булган икән, дип, янәдән элеккеләренә кайтырга дигән сүзләр таралды. Шулай булса да, терекөмешле лампочкалар әле һаман да кулланыла һәм сатыла. Тик аларны утильләштерү мәсьәләсе бездә хәл ителмәгән.

Бездә эш, гадәттә, сөйләшүдән ары узмый. Чит илләр үрнәгендә һәртөр чүп өчен аерым контейнерлар кую турындагы сөйләшүләр дә барып чыкмады. Монда мин коммуналчыларны гаепләргә җыенмыйм. Әмма шәһәребездә яшәүчеләрнең күпчелеге аерым контейнерларга аерым пакетлар белән чүп-чарны чыгарып салыр дип уйламыйм. Моның өчен безгә шактый вакыт әле акыл сатарга кирәк.

Һәркайсыбыз яшәгән урыныбызны матур итеп күрәсе килә. Әгәр дә чүп-чар оясына күмелеп яшибез икән, коммуналчыларны гына гаепләргә ашыкмыйк, үзебездән башлыйк.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading