16+

Данлы Казан, нурлы Казан, без бит синең назлы балаң...

Казанда 1986 елдан бирле яшим. Шушы 27 ел эчендә Казан яңарды, зур, бар яктан да өлгергән, көчле, нык хәлле шәһәр булды, бөтен татар халкының яраткан мәркәзенә әверелде.

Данлы Казан, нурлы Казан, без бит синең назлы балаң...

Казанда 1986 елдан бирле яшим. Шушы 27 ел эчендә Казан яңарды, зур, бар яктан да өлгергән, көчле, нык хәлле шәһәр булды, бөтен татар халкының яраткан мәркәзенә әверелде.

Кызганыч, бүгенге көндә сәламәтлегем начар булу сәбәпле (I төркем инвалид), Казан урамнары буйлап йөри алмыйм (инде 17 ел). Быел 1 октябрь көнне Яшел Үзән хастаханәсеннән кайтканда Казаныбызның Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнары урамнарын, юл чатларын, киселешләрен, аларның бөтенләй яңа төрләрен күреп уздым. 17 елда Казан нык үзгәргән, танымаган урыннар да очрады, алар турында шофердан сорадым. Зур игътибар белән күзәтеп бардым юлны. Һәм бер нәрсәгә тап булдым: элмә такталарның берсендә дә урам исемнәре татар телендә бирелмәгән. Барлык такта-күрсәткечләрдә урамнарның исеме рус һәм инглиз телендә генә язылган. Бик аптырашта калдым шуңа. Шофердан сорагач, ул: «Безнең Идел буе районында да шулай», - диде. Күңел көрлегем сүрелде, әлбәттә. Татарстаныбызның дәүләт теле булган татар телебез ник качырылган бу очракта? Ниндидер сәбәп аркасында чит ил вәкилләреннән оялу булганмы әллә? Алайса, татар телен дәүләт теле итеп рәсмиләштермәскә иде. Ни дияргә? Йә язма такталарны дөресләргә, йә Татарстаныбызның дәүләт телләре турындагы канунын үзгәртергә кирәк. Ни сәбәпледер уйлап җиткерелми кылынган ул гамәлне төзәтү өчен яңа чыгымнар кирәк хәзер. Безгә үз туган телебез кадерле бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading