16+

Депутат каникулга өй эше бирде

Сәйдәш мәдәни үзәгендә узган ул тантананы юкка гына «Йолдызлар яңгыры» дип атамадылар. Совет районы мәктәпләренең максатчан, тырыш, үҗәт, сабыр укучылары, укытучылары арасында да йолдыз булып балкучыларның шактый булуын күрсәтте ул.

Депутат каникулга өй эше бирде

Сәйдәш мәдәни үзәгендә узган ул тантананы юкка гына «Йолдызлар яңгыры» дип атамадылар. Совет районы мәктәпләренең максатчан, тырыш, үҗәт, сабыр укучылары, укытучылары арасында да йолдыз булып балкучыларның шактый булуын күрсәтте ул.

Әйтик, уку елы барышында районның гомумбелем бирү мәктәпләрендә 8-11нче сыйныфларда укучы 32 мең укучы 31 предмет буенча Бөтенроссия олимпиадаларында катнашкан. Шулардан йомгаклау этабында - 10, төбәк этабында 20 укучы 36 призлы урын яулаган, ә республика этабында 21 бала җиңүгә ирешкән. Бигрәк тә экология буенча уңышлары куанычлы. Иҗади коллективлар да махы бирмәгән: Бөтенроссия (119), Халыкара (116), Республика (139), шәһәр (157) бәйгеләрендә катнашып, 600дән артык призлы урынга лаек булганнар. Спорт ярышлары һәм турнирларда да бик күп кубоклар, медальләр яуланган. Менә шундый йолдызлар яңгыры астында калды да инде уку елының соңгы көннәренең берендә Сәйдәш мәдәният үзәге.
- Ә иң катлаулысы, мөгаен, җиңү белән сынаудыр. Җиңелү ачысын татымый торып, җиңү шатлыгының тәмен тоеп булмый. Шуңа күрә, кечкенә булса да, җиңелүләр дә кирәктер, - дип белдерде Казан шәһәренең мәгариф идарәсе исеменнән тәбрикләү сүзе белән чыккан Валентина Александровна Афонская.
Аеруча уңышларга ирешкән укытучыларны үз компанияләре исеменнән бүләкләргә дип сәхнәгә күтәрелгән ТР Дәүләт Советы депутаты, «Таттелеком» ААҖ генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шәфыйгуллин да дәвам итте бу фикерне. «Әгәр дә үз гомерегездә бер генә тапкыр булса да җиңү тәмен татып карасагыз, алга таба да эшләячәксез, тормышта сез җиңеп яшәячәксез», - диде ул, укучыларга мөрәҗәгать итеп һәм балаларга төпле белем бирүче укытучыларга рәхмәтләрен җиткерде. Чөнки һәркем белә: йолдызны җирдә тик торганнан гына кабызып булмый, янәшәдә сине рухландыручы, алга әйдәүче остазың булу кирәк. «Экология буенча җиңүләрегез бик яхшы. Әйдәгез, төгәл фәннәрне дә ныгытыйк әле - бусы сезгә каникулга өй эше булсын», - Лотфулла Нурислам улының бу сүзләрен тормышка ашырырга каникул гына җитәрме-юкмы, әмма ул инде яклау тапты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading