16+

Дөньядагы бар әтидән Яхшысыңдыр син, әти...

Әтием - Мингачев Ранас - 1974 елда гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән. Әби-бабам гадел, бик тырыш, кунакчыл кешеләр. Алардан беркайчан да кеше өзелмәгән. Авылга концерт куярга килгән артистлар, вакытлыча эшкә килгән шоферлар - һәрвакыт диярлек аларда яшәгән.

Дөньядагы бар әтидән Яхшысыңдыр син, әти...

Әтием - Мингачев Ранас - 1974 елда гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән. Әби-бабам гадел, бик тырыш, кунакчыл кешеләр. Алардан беркайчан да кеше өзелмәгән. Авылга концерт куярга килгән артистлар, вакытлыча эшкә килгән шоферлар - һәрвакыт диярлек аларда яшәгән.

Әтием кечкенә вакытында фотога төшерү белән мавыккан, шуңа да килгән һәрбер кунакны фотога төшермичә калмаган. Ул фотолар әле дә саклана. Араларында танылган җырчылар да, рәссамнар да, язучылар да бар.

Мәктәпне тәмамлагач, ул башта шофер һөнәрен үзләштерә, аннан армиягә китә. Польшаның Легница шәһәрендә хезмәт итә. Әбием белән бабама командирыннан рәхмәт хатлары килеп тора. Армиядән кайткач, авылда кала. Тәртибе шул: гаиләдәге төпчек бала туган нигезендә, әти-әнисе янында калырга тиеш. 2000 елны әтием гаилә кора.

Әтием белән әниемнең мәхәббәт тарихы да бик матур. Армиядән кайткан егетнең күзе Ләйсән исемле кызга төшә. Ул вакытта әнием мәктәп укучысы гына була әле. Әниемнең башта мәктәпне, аннан югары уку йортын тәмамлавын көтеп, алты ел вакыт узып китә. Әтием белән әниемнең мәхәббәт җимешләре булып энем белән мин дөньяга килгәнбез. Әлеге тату, матур гаиләдә үсүем өчен, мин Ходай Тәгаләгә мең рәхмәтле.

Әтием - киң күңелле, ачык йөзле, жор телле, ярдәмчел кеше, әби-бабама да бик ихтирамлы. Аларны картлык көннәрендә бик хөрмәтләп тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Ел саен әби-бабам рухына, бөтен туган-тумачаны җыеп, Корьән ашы уздырабыз.

Әтием - минем киңәшчем, ярдәмчем, кирәк чакта сердәшчем дә. Ул вакыты белән кырыс та, таләпчән дә, вакыты белән ягымлы, йомшак та була белә. Мин аның кырыслыгы өчен бер дә үпкәләмим, киресенчә, ир кеше шундый булырга тиеш дип саныйм. Тышкы кыяфәтем һәм холкым белән әтиемә охшаганга, «әти кызы» диләр мине. Шуңадыр әтиемне әниемә караганда бераз артыграк та яратам бугай. Аңа гел булышасым, аны яклыйсым гына килеп тора.

Әтием минем үзе кебек көчле, куркусыз булып, яхшы белән яманны, рәхимсезлелек белән шәфкатьлелекне аера белә торган бала булып үсүемне тели. Гаделлек өчен көрәшергә кирәклеген эш-гамәлләре аша төшендерә. Әти булгач, безгә рәхәт, тыныч.

Авылда зур хуҗалык тотабыз, мал-туар асрыйбыз. Әтием хуҗалыктагы бөтен эшне дә үзе башкара, теләсә нинди техниканың «тел»ен белә, аларны иярләргә энем белән мине дә өйрәтә.

Кызганыч, авылда эш юк, әтием читкә китеп эшли. Көн дими, төн дими, руль артында. Тырыша. Без әтиемнең эштән кайтуын сагынып көтеп алабыз. Ул күчтәнәчләр төяп кайтып кергәндә, өебез нурланып китә, ул көн бәйрәмгә әйләнә. Кире эшенә киткәндә, без моңаеп калабыз.

Авыл җирендә балалар өчен ял итү урыннары юк. Әтием безне һәрвакыт шәһәргә паркларга, бассейнга, боз сарайларына алып бара. Бергәләшеп, рәхәтләнеп ял итеп кайтабыз. Гөмбәгә, җиләккә дә ул йөртә. Иң эре җиләкле урынны таба да безне үзенең янына чакыра. Аннары мәтрүшкә, юкә чәчәге җыябыз. Балык тотарга да бергәләшеп йөрибез. Гаилә белән табигатькә чыгарга яратабыз. Табигать кочагында бөтнеген, мәтрүшкәсен салып, самавырда чәй кайнатып эчәбез. Ул чәйнең тәмлелеге! мондый тәмле чәйне башка беркем дә әтием кебек әзерли алмыйдыр сыман.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading