16+

Европа матбугаты Татарстан егетен тәнкыйть утына тотты

Бу көннәрдә күп кенә Европа газеталары «Авыру россияле мәчесенә тату ясаган» кебек башлар белән хәбәрләр бастырды. Сүз Чаллыда яшәгән 24 яшьлек тату остасы турында бара. Тимур Румит песиенә үзенеке кебек чын тату төшергән булган. Моның өчен ул сфинкс токымлы йонсыз мәчене анестезия ярдәмендә бер сәгатькә йоклаткан.

Европа матбугаты Татарстан егетен тәнкыйть утына тотты

Бу көннәрдә күп кенә Европа газеталары «Авыру россияле мәчесенә тату ясаган» кебек башлар белән хәбәрләр бастырды. Сүз Чаллыда яшәгән 24 яшьлек тату остасы турында бара. Тимур Румит песиенә үзенеке кебек чын тату төшергән булган. Моның өчен ул сфинкс токымлы йонсыз мәчене анестезия ярдәмендә бер сәгатькә йоклаткан.

Әлеге хәбәр Татарстан һәм Россия матбугатында бер ай элек чыккан булса да, җирле җәмәгатьчелектә ризасызлык тудырмады. Чит ил матбугатына мәчегә тату төшерү турындагы хәбәр соңгы ике көн эчендә генә үтеп керде һәм бик күп каршылыклы фикерләр уятты. Мәртәбәле газеталар тату остасы Тимур Румит өчен «кансыз», «рәхимсез», хәтта «тиле» кебек эпитетларны да кызганмый.
Бөекбританиянең танылган таблоиды The Sun хәбәрне укучыларына «Авыру хуҗа мәчесенә үзенеке сыман тату ясаган» дигән баш белән тәкъдим итә. «Бичара мәчене анестезия ярдәмендә йоклаталар, өстәл өстендә аңсыз хәлдә ятканда Румит энә белән эш итә. Күрәсең, ул үзенең нинди мәрхәмәтсезлек кылганын аңламыйдыр - эше беткәч, Румит уртак татуларын күрсәтеп, мәчесе белән фотога төшкән», - дип дәвам итә басма.
Танылган The Huffington Post газетасы да үз битләрендә татулы мәчегә урын бирә. Журналист хәтта песинең тәнендә мәңгелеккә калачак татуында хата тапкан: латинчадан «көннән файдалан» дип тәрҗемә ителгән язу Carpe Deem түгел, ә Carpe Diem дип языла икән.
Daily Mail газетасының интернет версиясе Бөекбританиянең Мәчеләр саклау фонды вәкиленең сүзләрен китерә: «Без бу мәченең фотоларын күреп гаҗәпләндек. Хайваннарның хуҗаларына җаваплылык турында хәбәр итеп торучы оешма буларак, песиләрнең шундый рәвештә мода өчен кулланылуына ризасызлык белдерәбез. Хайваннарны медицина ихтыяҗында гына анестезия белән йоклатырга була, тату ясау өчен мондый ысул кулланырга ярамый», - ди оешманың вәкиле.
Mirror газетасы да әлеге мәсьәләгә карата борчылуын белдерә. «Мәрхәмәтсез Тимур Румит... мескен песи белән оятсызларча фотога төшкән», - дип яза басма. Язманың авторы сүзләренчә, анестезиядән уянгач, песинең бик каты авыртулар кичерүендә шик юк.
«Хәзер Россиянең Татарстан дигән җирендә песиләргә тату төшерү модага әверелгәндер», - дигән версия тәкъдим итә Jezebel журналы. «Бер тиле песиенә тату ясаган» дип аталган хәбәрне басма WTF рубрикасында бастыра. «Бу кешенең хайван хокукларын саклаучылар белән проблемалары бардыр», - ди язманың авторы. «Ярый әле песи үз күкрәгендәге язуны күрә алмаячак, күрсә, оялыр иде», - дип дәвам итә журналист.
Югарыда китерелгән басмалар, Тимур Римутның мәчегә тату ясавын күрсәткән видеосын «кансыз» дип бәяләп, хәтта үз сайтларында урнаштырудан да баш тартканнар. Видеотасманың YouTubeтагы нөсхәсе тагын да кискенрәк комментарийлар җыйган: «Коточкыч хәл! Мәче үзенең сүзен әйтә алмый бит, бу әти кешенең баласына тату ясатуы белән бер... Бу юләрлек һәм мәрхәмәтсезлек»; «Моны ничек хайваннарга мәрхәмәтсезлек кылу өчен мәхкәмәгә тартмаганнар әле? Җирәнгеч. Кеше тәкәбберлегенең гадәти мисалы».
Видеотасма астындагы комментарийларның төрле телләрдә язылуы әлеге фактның халыкара реакция җәлеп итүен дәлилли.
Тату ясаучы Тимур Римут әлеге мәсьәлә буенча «ШК»га комментарий бирүдән баш тартты һәм журналистларның язганнарына карата битараф булуын белдерде.
Казанның танылган тату мастеры Владислав Филионов фикеренчә, әлеге мәсьәләнең ике ягы бар. «Косметик максатларда песиләрнең койрыкларын кисәләр, тырнакларын кыскарталар, кастрация ясыйлар - моңа беркем берни әйтми. Ә бер кеше тату ясагач, дәррәү куптылар. Ул бит аның хуҗасы инде», - диде тату остасы «ШК»га җавабында. «АКШта әнә, тату осталарын өйрәтер өчен, махсус дуңгыз фермалары тоталар. Өйрәнчекләр дуңгыз тәнендә осталыкларын ныгыталар, - дип мисал китерә ул. - Ләкин шулай да мин шәхсән песиемә тату ясамас идем».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading