16+

Гаҗәеп бер төш

Галимнәр әйтүе буенча, һәркем йоклаганда төш күрергә тиеш. Бу - табигый хәл, дип аңлаталар. Әмма бер дә төш күрмәгән кешеләрнең булуы да мәгълүм. Мәсәлән, әтием Идиятулла - өч сугыш ветераны (1895-1973) төненә берничә төш күрсә дә, әнием Тәҗелниса (1896-1989) бер төш тә күрми иде. Авылда төш юраучылар да бар иде....

Гаҗәеп бер төш

Галимнәр әйтүе буенча, һәркем йоклаганда төш күрергә тиеш. Бу - табигый хәл, дип аңлаталар. Әмма бер дә төш күрмәгән кешеләрнең булуы да мәгълүм. Мәсәлән, әтием Идиятулла - өч сугыш ветераны (1895-1973) төненә берничә төш күрсә дә, әнием Тәҗелниса (1896-1989) бер төш тә күрми иде. Авылда төш юраучылар да бар иде....

Мин үзем дә төшне күп күрәм. Аның бик могҗизаи-куркынычлары да була. Дөньяның билгеле кешеләре Рейган, Ельциннар белән очрашып кул биреп күрешкән дә булды. Бер елны төшемдә республика көнендә Шәймиев Кабан күленнән көймәдә килеп, Камал театры янына төште дә без олы кешеләр белән күрешеп йөри, имеш. Шунда мин аңа әйтеп куйдым: «Минтимер әфәнде, без сезне тагын бер вакытка Президент итеп сайларга уйлыйбыз», - дидем. Ул исә: «Уйлагыз-уйлагыз», - дип җавап бирде дә узып китте. Әле соңгы көннәрдә генә бер кызыклы төш керде. Казанның зур бер залында «Шәһри Казан» газетасы ниндидер бер чара уздыра, имеш. Мин дә шунда. Баш мөхәррир президиумнан торды да: «Сөләйман Шакиров мондамы ул?» - дип, мине чакырды. Килдем мин аның янына. «Менә Сезгә бүләк», - дип, миңа тележурналистларда гына була торган зур гына видеокамера тапшырды. Нәрсә өчен икәнен дә әйтми. Моның инструкциясе, чехолы бармы соң дим. Барысы да бар, ди. Мин үзем «Шәһри Казан»ны чыга башлаганнан бирле алдырып, яратып укыйм. Үзем дә мәкаләләр язгалыйм. Рәхмәт, игътибарсыз калдырмыйлар. Беркөнне шул төш турында баш мөхәррир Мансур Мортазинга әйткән идем. Ул: «Сиңа «Зәңгәр шәл»дәге Ишан күргән төш кебегрәк төш кергән бит», - дип җавап биреп, елмаеп куйды. Башкалар да күргән кызыклы төшләре турында язсалар, әйбәт булыр иде. Югыйсә гел моң-зар, сәясәт уку да туйдыра башлый бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading