16+

Гафу итегез, йоклап калганмын...

Беребезнең дә иртә белән торасы килмидер. Кояш биттән иркәләп уятмагач, торуның ни кызыгы бар. Будильник кычкыргач, күзләреңне тырнап булса да ачып, торырга талпынасың. Юк шул, барыбер йокы килә... Соңгы вакытта йокы туймау аркасында, эшкә соңга калудан күп дусларым зарлана башлады. Торуы авыр, диләр. Элегрәк, чынлап та, рәхәтләнеп йоклый идек, бигрәк...

Гафу итегез, йоклап калганмын...

Беребезнең дә иртә белән торасы килмидер. Кояш биттән иркәләп уятмагач, торуның ни кызыгы бар. Будильник кычкыргач, күзләреңне тырнап булса да ачып, торырга талпынасың. Юк шул, барыбер йокы килә... Соңгы вакытта йокы туймау аркасында, эшкә соңга калудан күп дусларым зарлана башлады. Торуы авыр, диләр. Элегрәк, чынлап та, рәхәтләнеп йоклый идек, бигрәк...

Беребезнең дә иртә белән торасы килмидер. Кояш биттән иркәләп уятмагач, торуның ни кызыгы бар. Будильник кычкыргач, күзләреңне тырнап булса да ачып, торырга талпынасың. Юк шул, барыбер йокы килә...
Соңгы вакытта йокы туймау аркасында, эшкә соңга калудан күп дусларым зарлана башлады. Торуы авыр, диләр. Элегрәк, чынлап та, рәхәтләнеп йоклый идек, бигрәк тә җәйге сәгатьтән кышкы сәгатькә күчкәндә өстәмә бер сәгать барлыкка килә. Бөтенебез укырга да, эшкә дә бер сәгатькә алдан килеп җитә идек. Ә бүген кинәт кенә барыбыз да соңга калабыз. Элек ник сәгатьне күчерәләр икән, дип зарланган халык, хәзер сәгатьне күчермәгән РФ Президенты Дмитрий Медведевны сүгә. Дөрес, элек җәйге вакытны яратмый идек, хәзер билгесез вакытка кадәр шул җәйге сәгать белән яшәячәкбез. Турыдан- туры эфирга чыккан көнне Владимир Путинга да, бу сәгать безнең биологик сәгатьләребезгә туры килми, дип зарландылар. Хөкүмәт башлыгы бу проблеманы яңадан карарга кирәк дип белдерде. Элекке сәгатьне кайтару Путинның сайлау алды программасы да булмагае әле...
Хәзер йокыдан уяту җайланмалары да төрле. Берсеннән-берсе «текә» сәгатьләр, 270 кош тавышы чыгара торган будильник дисеңме, будильник-бомба, шокка тота торганы, хәтта антистресс дигәне дә бар икән. Соңгысында исә тыныч көйләр генә. Минемчә, катырак йоклый торган кешеләр андые җырлаганда тагын да тәмле итеп йокыга гына китәдер. Хәтта интернетта шалтыратып уяту өчен махсус сайтлар да бар. Әгәр кичтән заказ биреп телефон номерыңны калдырсаң, икенче көнне шалтыратып уяталар икән.
Россия гражданнары арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, 23 процент эшчеләр эшкә бөтенләй соңга калмый. 25 проценты бик сирәк соңга кала, ә менә 26 процент сораштырылучылар атнага берничә мәртәбә соңга кала ди. Шунысы кызык, шулар арасында йоклап калучылар 9 процент кына.
Карт әбием әйтә торган булган: «Йокы ул чокыр кебек, ишкән саен ишелә». Җәннәт әһелләре дә әнә дөньядагы бер генә әйберне - йокыны сагынырлар, ди... Абау, йокы турында уйланып ята-ята эшкә соңга калганмын бит. Барысына да сәгатьне күчермәгән Президент кына гаепле инде, Президент кына!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading