16+

Гаиләне кадер тота

Тату гаилә кору һәм аны саклау - үзе бер сәнгать. Гаилә бәхет чыганагы булырга тиеш. Ул берләшү уты белән җылына һәм шуның яктысында нурлана.

Гаиләне кадер тота

Тату гаилә кору һәм аны саклау - үзе бер сәнгать. Гаилә бәхет чыганагы булырга тиеш. Ул берләшү уты белән җылына һәм шуның яктысында нурлана.

Сер түгел, аерылышулар да күп. Гаиләдә тавыш юктан да чыга шул. Кемдер нәрсәгәдер ризасызлык күрсәтә. Сүз артыннан сүз китә. Ир - хатыныннан, хатын ирдән уздырырга тырыша.
Соңгы вакытта ир-ат хокукы, хатын-кыз хокукы турында күп сөйләнелә. Тик ул хокукларны һәркем үзенчә аңлый. Гаилә башында ир кеше булырга тиеш. Тату гаиләдә зур эшләрне ир кеше башлап йөри. Ә бездә күпчелек ирләр гаилә эшләреннән ерактарак торырга тырыша. Балаларны тәрбияләү, ашарга пешерү, кибеткә чабу һәм бик күп вак-төяк мәсьәләләр хатын-кыз җилкәсенә төшә. Ә ирләр йә балыкка китә, йә булмаса карта уйный, эчә. Җитмәсә, исереп кайтып, хатынына бәйләнә.
Тормыш юлын үткәндә гаиләнең чыдамлыгы ачыклана. Ирнең дә, хатынның да оста дипломат булуы мәҗбүри. Әйе, савыт-саба шылтырамый тормый, әнә шунда кешенең кемлеге ачыклана да инде. Гаиләне бары тик бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү тотканын истән чыгарырга ярамый. Наз патшалык иткән урында тупаслыкка урын калмый.
Гомер кешегә бары бер генә тапкыр бирелә. Яшь чакта һәммәбез гайрәтле, дәртле дә. Тик шунысын онытмаска кирәк, картлык та яшьлектән ерак тормый. Картлыктагы ялгызлыктан да авыррак, газаплырак нәрсә юктыр, мөгаен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading