16+

Галиҗәнап табигатьне яклап һәм саклап

География дәресендә укытучы нефть чыгарылган төбәкләр турында сөйли. Юллар салына, балалар бакчалары, яңа йортлар төзелә... Сиксәненче елларда авыл мәктәбе укучысына моннан да мавыктыргычрак, кызыгырлык хикәят була аламы икән?! Их, бездә дә нефть тапсыннар иде, дип, ярты сыйныф көрсенеп тә куйды.

Галиҗәнап табигатьне яклап һәм саклап

География дәресендә укытучы нефть чыгарылган төбәкләр турында сөйли. Юллар салына, балалар бакчалары, яңа йортлар төзелә... Сиксәненче елларда авыл мәктәбе укучысына моннан да мавыктыргычрак, кызыгырлык хикәят була аламы икән?! Их, бездә дә нефть тапсыннар иде, дип, ярты сыйныф көрсенеп тә куйды.

Ул да булмады, укытучы нефть чыгаруның табигатькә салган зыянын саный башлады. Сулыклар пычрана, яшел үзәннәр юкка чыга, ак казлар, майга буялып, карага әверелергә мөмкин. Еллар узды, нефть чыгару, эшкәртү тармагында бик күп яңалыклар булды. Алар арасында табигатьне яклап, саклап башкарылганы да шактый. Коррозиягә каршы тора ала торган торбалар, ингибитор, электрохимик саклау чаралары куллану иң нәтиҗәлеләреннән. 2012 елның беренче ярты еллыгында «Татнефть» ААҖдә коррозиягә каршы тора алучан 449,6 км торба җитештерелгән, 143 скважина катод саклагычы белән җиһазландырылган. «Татнефть» ААҖ, үзенең компанияләре эшчәнлек алып барган җирлекләрдә яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгырту йөзеннән дә, сулый торган һаваның, сулыкларның чисталыгын даими тикшереп тора. Агымдагы елның ярты еллыгында гына да сулыклардан - 9591, һавадан 5856 тапкыр проба алынган. «Татнефть» ААҖнең экологияне саклау юнәлешендә алып барган эшчәнлеге Россия күләмендә дә югары бәяләнә. РФ күләмендәге «Россиянең 100 иң яхшы оешмасы. Экология һәм экологик менеджмент» конкурсы нәтиҗәләре буенча, «Татнефть» ААҖ лауреат булды.
Зур эшләр белән беррәттән, кечеләре дә башкарыла. Хәер, бәлки әле болары тагын да мөһимрәктер, чөнки сүз балаларны табигатьне яклау, саклау юнәлешендә тәрбияләү турында бара. «Татнефть» ААҖ менә инде өч ел рәттән «Табигать исән булганда, мин дә исән» дигән исем астында рәсем конкурсы үткәрә. Анда катнашучылар саны инде 1500дән артып киткән. Бу - гади саннар гына түгел, ә 1500 бала әлеге рәсемнәрне ясаганда уйланган, табигатьнең матурлыгын да, ярасын да тойган дигән сүз. Быелгы конкурс нәтиҗәләре буенча Гран- прига ия булган Ульяна Бобкаеваның сүзләре әлеге конкурска иң зур бәяне бирә торгандыр. «Мин «Татнефть» үткәргән акцияләр белән бергә үстем. Инде аңлыйм: мин үзем генә түгел, минем осталыгым да, табигатьне аңлавым, аның кешелек белән бербөтен булуын тануым да үсте, ныгыды. Остазларым өйрәткән кебек, мин үземнән кечеләрне дә табигать белән «сез» дип сөйләшергә өйрәтермен», - ди Ульяна.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading