16+

Георгий тасмасы

Җиңү бәйрәме алдыннан Казан шәһәренең 34 нче мәктәбендә «Георгий тасмасы» дигән акция узды. «Молодая гвардия» оешмасы активистлары, «Бердәм Россия» партиясенең яшьләр бүлеге, өлкән сыйныф укучылары белән бергә, укучыларга Георгий тасмаларын тапшырдылар һәм бу билгенең тарихын сөйләделәр. Аның тамырлары Изге Георгий ордены булдырылган XVIII гасырга тоташа. Шул вакыттан бирле, әлеге орден...

Җиңү бәйрәме алдыннан Казан шәһәренең 34 нче мәктәбендә «Георгий тасмасы» дигән акция узды. «Молодая гвардия» оешмасы активистлары, «Бердәм Россия» партиясенең яшьләр бүлеге, өлкән сыйныф укучылары белән бергә, укучыларга Георгий тасмаларын тапшырдылар һәм бу билгенең тарихын сөйләделәр. Аның тамырлары Изге Георгий ордены булдырылган XVIII гасырга тоташа. Шул вакыттан бирле, әлеге орден тасмасының кара һәм кызгылт-сары төсләре Россиядә хәрби батырлык һәм дан символына әйләнә.
Бөек Ватан сугышы елларында - 1943 елның 8 сентябрендә өч дәрәҗәле Дан ордены булдырыла. Аның тасмасы да әлеге төсләрдән тора. Соңрак Россия хәрби каһарманлыгы тасмасы күп кенә медальләрне һәм билгеләрне бизи башлый.
Россия Югары Советы Президиумының 1992 елның 2 мартындагы Указы белән, Изге Георгий орденын яңадан торгызу турындагы карар кабул ителә.
«Георгий тасмасы» акциясе беренче мәртәбә 2005 елда Бөек Җиңүнең 60 еллыгы алдыннан үткәрелә һәм әлеге тантананың аерылгысыз өлешенә әйләнә.
Хәзер, безнең укучыларның киемнәрен бизәп, ул аларны илебезнең олы тарихына якынайтты һәм күңелләрендә ата-бабаларыбызның каһарманлыгы өчен горурлык хисләре уятты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading