16+

Гөлназ Гайнанова: «Армия түзем булырга өйрәтә»

Әлмәт районының Габ­драхман авылы кызы Гөлназ Гайнанова Мурманск өлкәсенең Алаку́ртти бис­тәсендә хезмәт итә. Бирегә килүенә ике генә ай булган. Әлегә санитар булып эшли, тиздән анестезиолог вазифасына керешәчәк. Армиягә киткәнче, ул ун ел Әлмәттә «Татнефть» медицина-санитар частенда реа­нимация анестезиологы булып эшләгән.

- Армия балачак хыялым түгел. Тормыш үзе мәҗбүр итте, монда килүем чарасызлыктан дип әйтергә бу­ла. Элеккеге эштә хезмәт хакы кимеде. Ирем кредитлар, әҗәтләргә батырып чыгып китте. 8 һәм 12 яшьлек ике балам белән ялгыз калдым. Иң беренче чиратта акча мәсьәләсен хәл итәргә кирәк иде, яхшылап уйлаганнан соң, өч елга контракт төзеп, Мурманскига киттем. Хезмәт хакым күпкә яхшырак монда. Әлбәттә, балаларымны сагынам, алар әти-­әнием белән яши. Үземнең яныма да алып ки­ләсем килә, бер ияләшкән мәктәп­ләрендә укысыннар инде дип тә уйлыйм. Аннары монда табигать шартларына ияләшү дә авыр­рак булачак, - ди ул.

Гөлназ әлегә бүлмә арендалап тора, шушы араларда фатир ачкычларын тапшырырга тиешләр икән.

- Беренче көннәрне авыр булды, хәзер инде ияләштем, - ди ул. - хатын-кызларны армиядә дип элек күз алдына да китерә алмый идем, биредә алар бик күп икән. Безнең ротада гына да 20дән артык кыз. Сафка басулар, йөгерүләр - барысы да бар. гел спорт ярышлары уздыралар, анда катнашам. Март аенда «курсы выживания» булачак. Граната ыргытырга да, танк астында калырга да, окоп казырга да өйрәнәчәкбез. Хәрби хезмәттә сәламәтлегең яхшы булу, ихтыяр көчең зур, түзем-чыдам булу кирәк, әлбәттә.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading