16+

Гөлзада Сафиуллинаның оныгы Аммар: «Китә торган самолетны минем өчен туктаттылар»

Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан, Галиәсгар Камал - бу исемнәр һәркемгә дә таныш. Алар бөек әдипләр генә түгел, ә милләт, яшьләр хокуклары өчен көрәшүчеләр дә әле! Хәзер бу сүзләр бик каты яңгырый, дияр күбебез, ләкин безнең көндә дә бу шәхесләр белән чагыштырырдай яшьләр бар. Аммар Әл-Әнси шулар арасында лаеклы урын алып...

Гөлзада Сафиуллинаның оныгы Аммар: «Китә торган самолетны минем өчен туктаттылар»

Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан, Галиәсгар Камал - бу исемнәр һәркемгә дә таныш. Алар бөек әдипләр генә түгел, ә милләт, яшьләр хокуклары өчен көрәшүчеләр дә әле! Хәзер бу сүзләр бик каты яңгырый, дияр күбебез, ләкин безнең көндә дә бу шәхесләр белән чагыштырырдай яшьләр бар. Аммар Әл-Әнси шулар арасында лаеклы урын алып...

Аммар - Казан егете. Төрле мәктәпләрдә белем ала: башта 4 нче мәктәптә укый, аннары 5 нче лицейга күчә. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Лобачевский исемендәге академик лицейда белем ала. Ике елдан соң, КДУ лицеена укырга керә. Шулай ук 26 нчы музыка мәктәбен кызыл дипломга тәмамлый. Анда скрипка, блок-флейта, баян, фортепиано белән бас-гитара кебек уен коралларында уйный. Кечкенә чагында бокс, дзюдо белән шөгыльләнә. Хәзер исә КДМУда 4 нче курста һәм Россия Ислам Университетында 2 нче курста ислам икътисадын өйрәнә. Татар, рус, гарәп һәм инглиз телләрен белә, шулай ук төрек, чечен, кытай телләрен дә үзләштерә икән.
- Аммар, бераз гаиләң турында сөйләп кит әле?
- Әтием - Йәмәннән, таулы җирдән, полковник. Сугышчылар гаиләсеннән ул, аның әтисе заманында флот башы булды. Хәзер инде Казанда һәм Мари Элда шәхси эшмәкәр. Әни - Казанда туган, галимә, Ислам университетында гуманитар фәннәр кафедрасын җитәкли. Дәү әнием Гөлзада Сафиуллина - җырчы. Сеңлем Ширин, энем Морад бар.
- Әтиең - гарәп, әниең - татар. Ә менә син күбрәк кайсы милләткә тартыласың?
- Ике тамырлы агач булмый, диләр. Ике аяклы кешеләр үзенә йә халкын сайлый, йә үзен «дөнья гражданы» дип саный. Мин үземне ике зур гаилә баласы дип саныйм. Аның үз мохите, теле, мәдәнияте, гомумән, үзенең көчле яклары бар. Ә милләтем кем? Адәм баласы!
- Белгәнемчә, син узган елда җәй көне 18 көнлек сәяхәттә булып кайттың. Күргәннәреңне безнең белән дә уртаклаш әле.
- Дөнья күрү теләге балачактан ук зур иде. Универсиада вакытында мин чит илләрдән һәм шәһәрдән килгән волонтерлар белән эшләдем. Бөтендөнья яшьләренең кызыксынулары, уйлары охшаш булуын күрдем. Һәм аларның яшәгән җирләрен тагын да тизрәк күрәсем килде. Үземә сәяхәт юлын корып, документлар әзерләп, юлга чыктым. Башта маршрут 14 илдән торды: Россия, Әзәрбайҗан, Грузия, Әрмәнстан, Төркия, Болгария, Македония, Албания, Каратау, Босния һәм Герцеговина, Сербия, Румыния, Молдова, Украина. Ләкин юлның ахыры Истанбулда булды. Аннан, 4 тапкыр күчеп утырып, иске очкыч-кукурузникларда Казанга бик түбән бәягә кайттым. Казаннан чыкканда кесәдә 27 сумым бар иде, тик Әзәрбайҗанга кергәндә картама Универсиадада эшләгән өчен акча килде. Аңа кадәр Ульяновск, Сызрань, Саратов, Волгоград, Калмыкия, Ставрополь, Биштаулы, Кабардино-Балкария, Төньяк Осетия, Ингушетия, Чечня һәм Дагыстанны акчасыз уздым. Үзем белән алган ризыкны ашап, чишмә суын эчеп яшәдем.
- Кызык хәлләргә юлыгырга туры килмәдеме?
- Волгоград янында «ГАЗель» йөртүчесе белән куян тоттык. Дербентта ике сәгать полициядә утырдым. Россия белән Әзәрбайҗан чигендә контрабандистлар әйберләремне урларга теләде. Әзәрбайҗанда бер кеше, 5 минут минем белән аралашып: «Син минем иң яхшы дустым», - дип әйтте. Грузиядә дүрт сәгать буе кырда эсседә һәм сусыз килеш юл эзләдем. Әрмәнстанда ике яшь үгез арттан чапты. Төркиядә төнлә беркемгә керергә ярамаган мәчеттән бер генә төнгә ачкыч бирделәр. Грециядә китә торган самолетны минем өчен туктаттылар. Мәскәүдә чит кеше белән аэропортта, бер розетканы икегә бүлеп, чиратлашып телефон кабыздык. Гомумән, искә төшерә башласаң, бик күп алар.
- Аммар, син бит әле парашют белән дә сикергәнсең?
- Әйе, әмма бу идея беркайчан да минем теләгем булмады, сеңлем Ширинның хыялы иде ул. Аңа бүләк ясарга теләп, дуслар белән шуны оештырдык, шунда инде үзем дә сикердем.
- Яшәү мәгънәсен нәрсәдә күрәсең?
- Кешеләргә мөмкинлекләр бирүдә, аларга ярдәм итүдә, яшәгән дөньяны матурайтуда, үземне камилләштерүдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading