16+

Гомерен ул җырга багышлады

Минзәләдә шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышлап «Җырга багышланган гомер» дигән әдәби-музыкаль кичә үтте.

Гомерен ул җырга багышлады

Минзәләдә шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышлап «Җырга багышланган гомер» дигән әдәби-музыкаль кичә үтте.

ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Язучылар берлеге, Минзәлә шәһәр хакимияте, С.Садыйкова һәм Г.Зәйнашева иҗтимагый фондлары тарафыннан Г.Зәйнашеваның кияве - ТРның атказанган юристы Рафаэль Вәли улы Шакирҗанов ярдәме белән быел өченче тапкыр уздырылды ул.
Казан кунакларын - ТРның халык артистлары Искәндәр Биктаһиров, Гөлзада Сафиуллина, Рөстәм Маликов, Кирам Сатиев, яшь җырчылар Нәсимә Дәүләтова, Зөлфия Зарипова, С.Садыйкова һәм Г.Зәйнашева иҗтимагый фондлары рәисе Әзһәр Хөсәенов, Казандагы 13 нче китапханәдә оешкан Гөлшат Зәйнашева музее җитәкчесе Равилә Мөбарәкшина, елъязмачы Гөлнара Касыймова һәм ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәтне Минзәлә район хакимияте вәкилләре һәм мәктәп укучылары ипи-тоз, бавырсак белән каршы алдылар. Югары Тәкермән авылы зиратында Гөлшат Зәйнашеваны 2 яшеннән карап үстергән Мәһия апа Зәйнашева каберенә чәчәкләр дә салдык. 1930 елда, гаиләләрне кулак сыйфатында авылдан сөргәндә, әти-әниләре Гөлшатны, өлкәнрәк башка балалары белән ерак юлга алып чыгарга җөрьәт итмичә, әтисе ягыннан туган тиешле Мәһия тәрбиясенә калдырырга мәҗбүр булганнар.
400дән артык җыр тексты авторы Гөлшат Зәйнашева драматургия һәм балалар әдәбияты өлкәсендә дә күп эшләде. «Гайфи бабай, өйлән давай», «Җаным җәл түгел сиңа» дигән комедияләре әле дә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уңыш белән бара. Г.Зәйнашеваның иҗат эшчәнлеге киң һәм күпкырлы иде. «Туган җирем - Татарстан» (А.Ключарев), «Җырлыйм әнием турында» (Ф.Әхмәдиев), «Китмә сандугач» (Р.Яхин), «Буразналар» (Җ.Фәйзи), Ак пароход», «Син яшь, диләр» (С.Садыйкова), «Туган көн вальсы» (З.Гыйбадуллин) һәм башка күпсанлы җырлары аша халык күңелендә урын алды ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading