16+

Гомерлек дус бер генә

Җәй җитеп, бакчалар чәчәккә күмелгәч, якын дустым Рәмзия искә төшә, аны юксынуым тагын да арта. Апрельдә туган көне булса, чәчәкле җәй аның бакыйлыкка күчкән вакыты. Аяусыз чир дустымны вакытсыз арабыздан алып китте. Әти-әнисен, баласын, туганнарын сары сагышка салып, Рәмзиябез вакытсыз гүр иясе булды. Үлем бәлки вакытсыз булмыйдыр, барысы да күктә...

Гомерлек дус бер генә

Җәй җитеп, бакчалар чәчәккә күмелгәч, якын дустым Рәмзия искә төшә, аны юксынуым тагын да арта. Апрельдә туган көне булса, чәчәкле җәй аның бакыйлыкка күчкән вакыты. Аяусыз чир дустымны вакытсыз арабыздан алып китте. Әти-әнисен, баласын, туганнарын сары сагышка салып, Рәмзиябез вакытсыз гүр иясе булды. Үлем бәлки вакытсыз булмыйдыр, барысы да күктә...

Җәй җитеп, бакчалар чәчәккә күмелгәч, якын дустым Рәмзия искә төшә, аны юксынуым тагын да арта. Апрельдә туган көне булса, чәчәкле җәй аның бакыйлыкка күчкән вакыты. Аяусыз чир дустымны вакытсыз арабыздан алып китте. Әти-әнисен, баласын, туганнарын сары сагышка салып, Рәмзиябез вакытсыз гүр иясе булды. Үлем бәлки вакытсыз булмыйдыр, барысы да күктә язылып куела ди бит: туасы вакыт та, үләсе вакыт та. Галәм киңлекләре белән чагыштырып уйласаң, йөз яшькә чаклы яшәсәң дә, кеше гомере бер мизгел генә бит. Ә инде яңа гына утызын узган гөлләр кебек хатынның үлеме белән озак кына килешмәде күңел. Бигрәкләр дә матур яшәде шул дустым, бигрәкләр дә чибәр, зифа иде. Әллә күзләр дә тиде инде үзенә.
Ул мәктәпкә эшкә килгәндә, мин инде тәҗрибә туплый башлаган укытучы идем. Рәмзияне беренче күрүдән үк нигәдер үз иттем. Ерак районнардан килеп чит авылда эшләгәнгәдерме, күңел кылларыбыз бер үк ешлыкта тирбәлделәр. Икебез дә туган якларыбызны бик сагына идек. Сөйләшсәк - сүзләребез, серләшсәк, серләребез бетмәде.
Нинди эшкә тотынса да, кулларыннан гөлләр тама иде Рәмзиянең. Энҗе кебек тезеп язган дәрес планнары, ясаган рәсемнәре, пешергән тортлары, кош телләре... барысы, барысы да иң югары дәрәҗәдә иде. Балаларны да җиренә җиткереп, иренмичә укыта иде ул. Чын укытучы булды.
Әти, әни, туган җир бердәнбер булган кебек, күңелгә якын дус та бер генә була, күрәсең. Рәмзиякәйне югалтканнан бирле бер кеше белән дә якынаеп китеп сөйләшкәнем юк. Табыннар көйләп кунакларга да чакырышмадык үзе, җете кызыл булмыйча, алсу-аллар гына булып башланган дуслыгыбыз гомерле булды. Үзе булмаса да, Рәмзия гел янымда. Аның тормыш ваклыкларына көлеп каравы, һәрвакыт тормышны сөеп, матурлыкка гашыйк булып яшәве минем өчен бик яхшы үрнәк булды. Кибеттә өйгә дип обой сайласам да, базарда үземә кием сайласам да, үзбәкләрдән җимеш алсам да эчемнән аның белән киңәшләшәм. Исәннәрдән дә исән минем өчен Рәмзия.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading