16+

Хәтереңне кайда саклыйсың?

Кечкенә чакта әбекәем белән бабакаема каникулга кайткан беренче кичне үк канга сеңгән гадәт бар иде - түр диванга тезелешеп утырып, фотокарточкалар карау. Аның берише альбомга тупланса, абыйларның армиядән төшкән фотолары - аерым, дүрт баланың гаиләлеләре, балаларыныкы аерым зур конверт эчендә була иде. Шалт-шолт карала торган эш түгел бу - һәр...

Хәтереңне кайда саклыйсың?

Кечкенә чакта әбекәем белән бабакаема каникулга кайткан беренче кичне үк канга сеңгән гадәт бар иде - түр диванга тезелешеп утырып, фотокарточкалар карау. Аның берише альбомга тупланса, абыйларның армиядән төшкән фотолары - аерым, дүрт баланың гаиләлеләре, балаларыныкы аерым зур конверт эчендә була иде. Шалт-шолт карала торган эш түгел бу - һәр...

Миңа әниемнең бәләкәй чагындагы фотоларын карау аеруча кызыклы, аннан аларның әти белән төшкән туй фотолары кызык - безсез генә туй ясап, кунак җыеп йөргәннәр инде... Аклы-каралы ул сурәтләр аша никадәр җылы тәэсир алганбыз икән, хикмәти Хода, мең тапкыр каралган фото булса да, кызыксыну кимеми, ятланган тарихларны кабат-кабат ишетәсе килә...
Безнең акчабыз юкмы?
Әбекәй-бабакаемның өе хәзер буш, бу юлы туганнан туган сеңлем белән әти-әнием янында альбомнар актарып утырдык. Өлкән туганыбыз - абыебыз Илүснең яшь чаклары, чәче тубыктан булган әниемнең 18 яшьлек вакыты... Муеннан кочаклаган килеш җилкәм аркылы минем белән фотолар караган кызым әйтеп тә куйды: «Менә элек альбомнар алганнар кешеләр, безнең, күрәсең, аңа акча юк инде...»
Кызымның сүзләре дертләтеп җибәрде шул әй - чыннан да, юк бит безнең өйдә тормыш агымын үз эченә фотосурәтләр аша туплап барган гаилә альбомнары. Дөресен генә әйткәндә, кемнең өендә бар икән ул хәзер? Казанга килгәч тә, юри фотолар тупланган альбомнарны актарып карадым: өзек-төзек төшкән сурәтләр бар үзе, әле ярый ЗАГС хезмәте туй карточкаларын эшләтеп биргән, бала тугач бүләк ителгән «Мин тудым!» дигән альбомына рәхмәт - аның өчен бала фотосурәтләрен ясатып алып кайтып куйганбыз. Һәм вәссәлам! Калганнары - компьютерда, электрон вариантта. Бер шулай җәй буе төшкән бөтен фото вирус аркасында «очкан» иде инде. Әмма татар акылы төштән соң да эшләп җиткермәгән икән - әлеге хәлдән соң да чыгып чабып, булган бөтен архивны бастырып алып кайтмаганбыз. Булган фотобайлык һаман электрон форматта, ноутбукта, фотоаппарат хәтерендә, телефоннарда саклана килә.
Казанда кайда альбом алып була?
Әлеге темага тагын бер кайту язучы Рабит Батулла өенә, Рузия апа янына интервьюга баргач булган икән. Күптән түгел генә олы уллары Нурбәкне өйләндергән иде алар. Мин барган көнне Рузия апа улларының туй фотоларын ясатып алып кайткан иде, икәүләп шуларны «сипләп» утырдык. «Тау-тау фото бастырып алу белән генәмени ул, - ди Рузия апа. - Хәзер фотоальбомнар табып булмый икән. Меңнән югарырак хакка бар ул туй альбомнары, ә менә бу 10-15 форматтагы гадәти фотолар сыйдырышлы альбомнарны табам димә. Аптырап, 300-350 фото сыйдырышлы альбомнарга заказ биреп кайттым».
Мин дә соңрак, кызык өчен генә, бер-ике фото бастыру, документлар өчен фотога төшү җирләренә сугылып карадым. Ихлас - юк икән ул альбомнар. Миңа сәерсенеп караучы да табылды: «Нормаль кеше макулатура арттырмый, туташ, аның өчен электрон хәтер саклаучылар да бар бит», - янәсе. Ярый, мин нормаль дә түгел ди, әмма компьютер дигәннәре «нормальный»ларның да фотоларын җилгә очырырга сәләтле бит ул!
Күңел җылысы - хатларда һәм фотоларда
Әйтеп бетермәгәнмен икән әле: әбекәем белән бабакаемда фотолар янәшәсендә Яңа ел, 8 март белән котлап җибәрелгән открыткалар да саклана иде. Аларын да без кат-кат укый, аннан, хасиятләп, кире урынына алып куя идек. Хәзер генә аңлыйм - алар күңел җылысын, кеше белән кеше, туган белән туган, ата-ана һәм бала арасындагы хисләр назын саклаганга кадерле булган икән. Кичен беребез дә компьютерга капланып, кеше сүзен дә ишетмәс дәрәҗәдә виртуаль дөньяга чумып, гадәти аралашу, истәлекләрне барлаудан читләшмәгәнбез. Без, киресенчә, элек «нормальный» булганбыз! Бүгенге кебек һәр адымыңны инстаграмга атып, үзеңнекенә һәм кешенекенә комментарий язып, әпен-тәпен төшергән фотоңны айфоныңның хәтеренә «беркетеп», үтеп барышлый гына яшәмәгәнбез икән - табигый халәткә, ихлас кичерешләргә өстенлек биргәнбез.
Хәзер мин дә архивымны барларга утырдым - булган барлык фотоларны караштырып, бастырырлыкларын бер папкага туплый башладым. Ә алар - бер кочак. Кирәклеләрен бастырып, заказга кайтачак альбомнарга урнаштырыр өчен, Мәрьям әйтмешли, шактый акча кирәк булмагае. Һәр эшеңне вакытында эшләмәсәң, калган эшеңә яуган карны көрәр өчен дә шактый тирләргә туры килә икән ул...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading