16+

«Хыялларыбызга йөгән кидермик»

Казаннан һәм республика районнарыннан килгән абыстайлар һәм остазбикәләр башкаланың «Ярдәм» мәчетенә, «Мөслимә» Татарстан хатын-кызлары оешмасы корылтаена җыелды.

«Хыялларыбызга йөгән кидермик»

Казаннан һәм республика районнарыннан килгән абыстайлар һәм остазбикәләр башкаланың «Ярдәм» мәчетенә, «Мөслимә» Татарстан хатын-кызлары оешмасы корылтаена җыелды.

Күп чыгышлар тыңланып, фикер алышканнан соң, «Мөслимә» оешмасының рәисе итеп Әлмирә Әдиатуллина сайланды, рәистәше Күрмәүчеләрне укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә абыстай Гыйльметдинова булды, соңыннан резолюция кабул ителде. Ислам динен тарату һәм җәмгыятьне савыктыру максатында абыстайлар яшь буынны тәрбияләү һәм рухи кыйммәтләрне үстерү йөзеннән татар гаиләсенең һәм өлкән буынның ролен көчәйтү; «ТНВ» каналында «Мөслимә» тапшыруын оештыруны сорау; дин әһелләре, эшмәкәрләр, милли зыялылар белән эшләүне камилләштерү ; мәчетләрдә социаль эшне активлаштыру; хатын-кызлар өчен аралашу клублары булдыру; «Гасыр абыстае» һәм «Ел остазбикәсе» конкурсын үткәрү һәм Бубыйлар фондын булдыруны кирәк дип саный.
Корылтайда иң беренче сүз «Мөслимә» хатын-кызлар оешмасы рәисе Әлмира Әдиятуллинага бирелде. Ул оешма эшчәнлеге хисабын бик кыска гына итеп җиткерде. Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте рәисенең урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов үз чыгышында динне үстерүдә хатын-кызларның зур роль уйнавын билгеләп үтте. Ул Әлмира Әдиятуллинага, Сез - Мөхлисә Бубый, Рәшидә Исхакый кебек галимәләрнең лаеклы дәвамчысы, дип, Рәхмәт хатын тапшырды. Корылтайда Мәликә Гыйльметдинова, 2 нче гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина, Рәшидә Исхакый, Сайдә Аппакова һәм башкалар чыгыш ясады. «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисова үзенең чыгышында алга таба да берләшеп эшләргә кирәклегенә тукталды. «Тыйнаклык ул - күркәм гадәт, тик аның колына әверелмик. Әйтәсе килгән сүзебезне, фикеребезне җиткереп торыйк. Хыялларыбызга йөгән салмыйк. Йөгәнне кигән килеш, аргамак кебек, алга барыйк», - дип тәмамлады ул сүзен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading