16+

Иң бәхетле гаилә

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», - ди татар халкы. Бу гыйбрәтле әйтем әйтерсең лә нәкъ менә Фәнис абый Мөхәммәтҗановка атап язылган. Ул Балык Бистәсе районының Түбән Тегермәнлек авылында дөньяга килә. Мәктәптә укыганда ук тырыш егет, хатын-кыз эше дип тормый, фермада сыер сава. Укуын тәмамлап, армия сафларында Ватан алдында...

Иң бәхетле гаилә

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», - ди татар халкы. Бу гыйбрәтле әйтем әйтерсең лә нәкъ менә Фәнис абый Мөхәммәтҗановка атап язылган. Ул Балык Бистәсе районының Түбән Тегермәнлек авылында дөньяга килә. Мәктәптә укыганда ук тырыш егет, хатын-кыз эше дип тормый, фермада сыер сава. Укуын тәмамлап, армия сафларында Ватан алдында...

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», - ди татар халкы. Бу гыйбрәтле әйтем әйтерсең лә нәкъ менә Фәнис абый Мөхәммәтҗановка атап язылган.
Ул Балык Бистәсе районының Түбән Тегермәнлек авылында дөньяга килә. Мәктәптә укыганда ук тырыш егет, хатын-кыз эше дип тормый, фермада сыер сава. Укуын тәмамлап, армия сафларында Ватан алдында булган изге бурычын үтәп кайткач, Чаллы шәһәренә китә. Шунда күрше Ямаш авылы кызы Фәридә белән тормыш корып җибәрә. Гөрләтеп яши башлыйлар. Бер кыз бала үстерәләр.
«Кызыбызның үзенә генә күңелсез, безне гел энекәш яки сеңелкәш алып кайтыгыз дип аптыратты. Үзебез дә балаларны бик яратабыз. Авылга кайтканда Югары Тегермәнлек авылында урнашкан «Акчарлак» приютына ятимнәргә күчтәнәчләр алып, еш барып йөри идек. Абыйлы-сеңелле ике бала безгә бигрәк тә нык ияләнде. Килеп керүгә, муеныбызга сарылалар. Хатын белән уйлаштык та әлеге балаларны үзебезгә алырга булдык. Сабыйлар беренче көнне үк әти-әни дип дәштеләр», - дип сөйли Фәнис абый.
2008 елның июль аенда балаларны алып кайталар һәм шул ук елны Чаллы телевидениесе «Бәхетле гаилә» конкурсы тәкъдим итә. Монда гаиләң турында сөйләргә, шигырьләр язып җибәрергә кирәк була. Фәнис абый да әлеге конкурста катнаша. Телевидениедән килеп гаиләләрен төшереп китәләр. Җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр, кыскасы, һәркем үз һөнәрен күрсәтә. Шулай итеп алар Чаллы шәһәре буенча беренче урын алалар.
Фәнис абый җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, матур итеп җырлый, шигырьләр яза.
Туган авылы Тегермәнлеккә дә еш кайтып йөри. Авылда үткәрелгән һәрбер кичә, бәйрәм аннан башка узмый. Чөнки җор телле Фәнис абый менә дигән оештыручы, алыштыргысыз алып баручы да.
Бүгенге көндә Фәнис абый тормышыннан бик канәгать. «Эш бар, фатир бар. Ә иң зур бәхетем - өч балам: 16 яшьлек Энҗем, 11 яшьлек Айгизем һәм 7 яшьлек Айгизәм. Киләчәктә безгә таяныч булырлар дип өметләнәм, - ди ул. - Бер нәрсәгә җаным әрни, бүгенге көндә балаларны мода өчен генә алучылар күбәеп китте. Бу нәрсә җан кушуы буенча, ә акча яки бүтән сәбәпләр аркасында эшләнмәсен иде. Без ятимнәрнең язмышын икенче тапкыр сындырырга тиеш түгел».
«Тыңлап-тыңлап утырдым да: «Сез гел яхшы нәрсәләр турында гына сөйлисез, балаларны мактыйсыз, әмма әлеге сабыйлар белән кыенлыклар да килеп чыкмый калмагандыр бит?» - дим Фәнис абыйга. «Баштарак булгалады инде, әлбәттә. Әти-әниләреннән җүнле тәрбия күрмәгәнгә, дәваханә юлларын да таптарга туры килде. Ләкин бүгенге көндә барысы да Аллага шөкер. Әле менә Айгизәбез, бию конкурсында катнашып, диплом алып кайтты», - ди ул, кечкенә кызын кочаклап.
Гаҗәеп кеше ул Фәнис абый. Бар яктан да килгән - тырыш та, сәләтле дә. Ходай үзенә киң күңел, мәрхәмәтле йөрәк тә биргән. Бу ул язган шигырь юлларында ачык сизелә.
Шундый язмыш миңа биргән өчен,
Ходаема мең шөкер итәм;
Яр Чаллыда бездән бәхетлерәк
Тагын берәр гаилә бар микән?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading