16+

Иң яхшы эш ул – хобби

1995 елның ямьле май айларында Зыятдиновлар гаиләсендә ике кечкенә кызчык аваз сала. Табигатьтә бер тамчы судай охшаш игезәкләр туу үзе бер могҗиза булса да, соңыннан кызларның тагын бер үзенчәлекләре ачыклана: Алия белән Гөлия кечкенәдән «рәсем», «сәнгать» дигән төшенчәләр белән «җенләнеп» үсәләр.

Иң яхшы эш ул – хобби

1995 елның ямьле май айларында Зыятдиновлар гаиләсендә ике кечкенә кызчык аваз сала. Табигатьтә бер тамчы судай охшаш игезәкләр туу үзе бер могҗиза булса да, соңыннан кызларның тагын бер үзенчәлекләре ачыклана: Алия белән Гөлия кечкенәдән «рәсем», «сәнгать» дигән төшенчәләр белән «җенләнеп» үсәләр.

Башка балалар курчак, йомшак уенчыклар белән уйнаган вакытта да, бу ике кызчыкның кулларында һәрвакыт пумала, карандаш һәм альбом битләре була. Кызлар үзләрен хәтерләгән көннән бирле рәсем ясыйлар. Тора-бара мавыгулары яшәү рәвешенә әйләнеп китә. Сигезенче сыйныфта укыганда география укытучылары кызларга, сәләтләрен тагын да арттыру өчен, район үзәгендәге сәнгать мәктәбенә керергә киңәш итә. Алия белән Гөлия шулай эшлиләр дә. Озак уйлап тормый, Балык Бистәсе районындагы Ф.Әхмәдиев исемендәге сәнгать мәктәбенә документларын тапшыралар. Мәктәптәге дәресләрдән соң, атнасына 2-3 мәртәбә район үзәгенә йөри башлыйлар. Шәһәр баласына ниндидер бер түгәрәккә йөрү гадәти хәл. Ә менә авыл баласы өчен шактый азаплы юл шул бу. 15 км ераклыкта урнашкан районга чокыр-чакырлы юллардан көн саен диярлек машина яллап йөрүләре, ай-һай, җиңелләрдән түгел. Дәрескә килми калган очраклар да булгалый. Ул вакытларда кызлар өйләрен рәсем ясау галереясына әйләндереп, укытучылары өй эше итеп биргән рәсемнәрне ясыйлар. Сәнгатькә мәхәббәтләре шул хәтле көчле булган, күрәсең, кызлар барлык сынауларны да җиңеп чыга. Алия белән Гөлия сәнгать мәктәбен кызыл дипломга тәмамлыйлар.
«Сәнгать мәктәбе безне, рәсем ясаудан кала да, күп нәрсәләргә өйрәтте, - ди Алия. - Беренче дәрестән үк, кулга карандашны да дөрес тота белмәгән килеш, рәсем дөньясына чумдык». Кызлар пластилиннан, балчыктан, камырдан төрле фигуралар, курчаклар ясарга өйрәнгәннәр. «Алар укырга кергән көннән бирле өйдә бер генә кәгазь кисәге дә, кирәкмәгән чүпрәк-чапрак та калмады бездә», - дип сөйли әниләре Нәзиһә апа. Чыннан да, кызлар юк әйбердән дә шедевр ясарга сәләтле. Моны аларның эшләгән эшләре дәлилләп тора.
Алия белән Гөлия район һәм республика күләмендәге күп кенә бәйгеләрдә катнашалар. «Жаворонок» ачык зона фестивалендә Алия беренче дәрәҗәдәге дипломга, «Золотая осень» дүртенче балалар һәм яшүсмерләр конкурсында икесе дә беренче дәрәҗәдәге дипломга, «Алло, мы ищем таланты» республика күләмендәге конкурсында икесе дә икенче дәрәҗәдәге дипломга, «От творчества учителя к творчеству ученика» төбәкара фестивалендә икесе дә I дәрәҗәдәге дипломга ия булалар. Шулай ук башка төрледән-төрле конкурс-фестивальләрдә дә үзләрен сынап карый кызлар.
Алия белән Гөлиянең уртак эшләре дә бар. Игезәкләрнең бер-береңне аңлау, сизү дигән эчке тоемлаулары рәсемнәр иҗат иткәндә дә ярдәм итә кызларга. Аерым картиналар иҗат иткәндә исә бер-берсен кабатламаска тырыша кызлар. Үзебез кебек үк, рәсемнәребез дә үзенчәлекле булырга тиеш, ди алар.
Иң яхшы эш ул - синең хобби, дип әйтәләр. Алия белән Гөлиянең дә мавыгу буларак кына башланып киткән сәнгать белән кызыксынуларын алга таба да дәвам итәселәре килә. Максатлары - Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керү, бар дөньяга танылган дизайнерлар булу.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading