16+

Җиңелүдән соң җиңү дә килә

Татарстан һәм Россиянең хәзерге яшәешен спортсыз күз алдына да китереп булмый. Тиздән Казанда Универсиада узачак, аннан соң Сочида Олимпиада... Татарстан һәм Россиянең үткәне үзенең матур җиңүләре һәм якты казанышлары белән данлыклы. Спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешү тулы нәтиҗәлелек, ныклы характер һәм зур ихтыяр көче таләп итә. Татарстаныбызда Олимпия биеклекләрен яулаган...

Җиңелүдән соң җиңү дә килә

Татарстан һәм Россиянең хәзерге яшәешен спортсыз күз алдына да китереп булмый. Тиздән Казанда Универсиада узачак, аннан соң Сочида Олимпиада... Татарстан һәм Россиянең үткәне үзенең матур җиңүләре һәм якты казанышлары белән данлыклы. Спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешү тулы нәтиҗәлелек, ныклы характер һәм зур ихтыяр көче таләп итә. Татарстаныбызда Олимпия биеклекләрен яулаган...

- Наилә апа, спортның нәкъ менә бу төре белән шөгыльләнергә нәрсә этәрде?
- Миңа 12 яшьләр тирәсе булгандыр... Беркөн сыйныфташ кыз килде дә: «Әйдә, берәр спорт төре белән шөгыльләнәбез», - ди. Мин ризалаштым. Язылырга дип, пионерлар сараена киттек. Ул көнне фехтованиегә генә язылып була иде. Күнегүләр үткәннән соң безне алдылар. Шул көннән башлап фехтование дәресләренә йөри башладым. Шул ук вакытта мәктәптә баскетбол уйнап йөрдем, чаңгыда шуарга бик ярата идем. Тора-бара фехтование миңа бик ошый башлады.
- Беренче адымнарыгыз, уңышларыгыз турында сөйләп китегез әле...
- А.С.Кислюнин минем беренче тренерым булды. Аңарда 4 ел укып, спорт остасы булдым. Шуннан соң ул тренер Мәскәүгә китте, мин Казанда башка тренер белән эшли башладым. Өч ел буе минем белән җәфаланды ул. Бик күп күз яшьләре түгелде, бик күп җиңелүләр булды... Беркөн тренер болай диде: «Күпме шөгыльләнәбез инде без, бер дә җиңү яулаганың булмады... Соңгы тапкыр ярышка барасың, җиңеләсең икән, тренер булып кына каласың... Нәкъ шул вакытта мин беренче җиңүемне яуладым. Аннары ул мине Европа Кубогын яуларга җибәрде. Дөнья беренчелегенә эләгеп, өченче урынны алдым. Шуннан соң 7 ел дәвамында бик күп илләрдә ярышларда катнашып, җиңеп бардык. 1982 елда Дөнья беренчелегендә шәхси ярышларда катнашып җиңдем. Соңгы чыгышым 1983 елда булды. Анда аягымны авырттырдым. Шуннан соң спорт белән шөгыльләнүне туктаттым.
- Аннары нәрсә белән шөгыльләнә башладыгыз?
- Тренерлык эшенә керештем. Ничә ел инде балалар белән шөгыльләнәм. Авыр булса да, миңа бик ошый. Балаларның һәрберсе үзенә бер дөнья. Һәркайсының сәләте бар, аны ачып җибәрә генә белергә кирәк. Әлеге эш тренер вазифасында.
52 яшемдә юридик бүлеккә укырга кердем. Бары тик үзем өчен генә. Белем алырга беркайчан да соң түгел.
- Ярышларда җиңгән спортчы үзен ничек хәл итә?
- Горурлык... Тренерны уңайсыз хәлдә калдырмаган өчен шатланасың, «мин булдырдым» дип уйлыйсың.
- Балаларыгыз әлеге спорт төре белән шөгыльләндеме?
- Олы кызымны тренировкаларга йөртергә кеше булмады. Кечкенә кызым спорт остасына кандидат дәрәҗәсен алды. Ул финанс-икътисад институтында укыды һәм тренировкалар белән укуны бергә алып барырга авыр булды. Хәзер олы кызыма 26 яшь, ә кечкенәсенә - 24.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading