16+

Игезәк кызлар кайчанга кадәр газапланыр?

«Исәнмесез хөрмәтле редакция! Сезнең кеше бәласенә битараф калмавыгызны белеп, язарга булдым. Мин хәрби хезмәттә булган тәртипсезлекләргә азмы-күпме нокта куярга теләп, гаделлек эзләп йөрүчеләрнең берсе. Гадәттә, солдат әниләре генә мөрәҗәгать итәләр иде миңа. Ә бу юлы адашым Галина әби елап килде. Киров районында гомер итүче бу карчык ике игезәк оныгын -...

«Исәнмесез хөрмәтле редакция! Сезнең кеше бәласенә битараф калмавыгызны белеп, язарга булдым. Мин хәрби хезмәттә булган тәртипсезлекләргә азмы-күпме нокта куярга теләп, гаделлек эзләп йөрүчеләрнең берсе. Гадәттә, солдат әниләре генә мөрәҗәгать итәләр иде миңа. Ә бу юлы адашым Галина әби елап килде. Киров районында гомер итүче бу карчык ике игезәк оныгын -...


Ни хикмәт, кызларның әниләренең теркәлүе Яшел Үзәндә булса да, районның социаль яклау үзәгендә аның турында белүче юк. Бу гаилә бездә исәптә тормый, дип җавап бирделәр. Гаилә турында тулырак мәгълүмат туплау өчен кызлар укый торган Киров районындагы 81 нче мәктәпкә мөрәҗәгать иттек. Ирина белән Маринаның сыйныф җитәкчесе әйтүенчә, бу гаилә турында бөтен Киров районы белә икән инде. Аларның гаиләләрен берничә тапкыр мәктәпкә дә чакыртканнар. Кызларның яшәү урыннары юк дип санала, алар беркайда да теркәлмәгән. Әниләре кызларны тугач ук ташлаган. Ул эчкече. Хәзер эзләнүдә. Тик моңа кадәр табылганы юк әле. Әтиләре дә мактарлык түгел, шулай ук эчәргә ярата. Әби исә 6500 сум тирәсе пенсия акчасына тормышны үз җилкәсендә тартып бара. Бурычлары шактый җыелганга, газны, утны өзгәннәр, хәзер әнә фатир тәрәзәләре дә ватык әле. Кыскасы, уңайлы яшәү шартлары турында әйтәсе дә юк. Мәктәптә балаларга ничек тә ярдәм итәргә тырышалар. Бушлай ашатуны җайга салганнар, дәресләр буенча булышалар. Ә балаларны опекунлыкка рәсмиләштерү турында әби белән бер генә тапкыр сөйләшмәгәннәр. Тик моның өчен дәлилле нигез булырга тиеш бит. Әйтик, балаларның әти-әни хокукыннан мәхрүм ителгән булуы кирәк. Йә әти-әнисе инвалид, балаларын карарга сәләтсез булган очракта бу мөмкин. Ә кызларның әтиләре ата хокукыннан мәхрүм ителүгә каршы икән. Янәсе, әти буларак, үзе кызларын үстерәчәк.
Менә шундый очы-кырые күренмәгән вакыйга. Кызлар да кызганыч, әтиләренең дә балаларын дәү әниләре тәрбиясенә бирәсе килми, карый да алмый, әбигә дә пенсия акчасына гына авыр... Бәлки берәр тәэсирләре булыр дип, Киров районының Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенә мөрәҗәгать иттем. Белгеч бу гаилә турында шул ук вакыйганы сөйләде. «Алар бездә күптән исәптә тора инде. Өйдә шартлар алай ук начар дип әйтә алмыйм: чиста, пөхтә. Бары әтиләре хатыннар белән чуалырга ярата, әле берсен, әле икенчесен ияртеп кайта. Әле менә берсе белән бәхәскә кереп бик каты яраланган иде. Тирән пычак җәрәхәтеннән исән калыр дип уйламаган идек, савыкты тагын. Инде акылга утырган дисәк, тагын шул хәл икән. Күптән мөрәҗәгать иткәннәре юк иде инде. Ярый әле әйттегез, хәзер тиз арада милициягә мөрәҗәгать итәм, мәктәпкә шалтыратам, тикшерү белән барачакбыз. Алай авыр шартларда кечкенә балалар азапланырга тиеш түгел, бәлки аларны вакытлыча балалар йортына урнаштырырга кирәк булыр, әтисен ата хокукыннан мәхрүм итү турында уйланырга вакыт», - дип җавап бирде белгеч.
9 яшьлек Ирина белән Марина исә сабыр гына көтә. Бәлки әтиләре, ниһаять, эчүне ташлап, акылга утырыр, бәлки бер дә күреп карамаган әниләре пәйда булып, аларга ярдәм итәр. Әбиләре, берүк, исән-сау булсын инде, ул кызлар өчен бүген төп терәк, таяныч. Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе белгеченең, гаиләгә ярдәм итәчәкбез, дип, «ШК»га ышандырган вәгъдәсе азрак тынычландырса да, кечкенәдән шундый тәртипсезлекләрне күреп үскән бу кызларның киләчәге өчен борчылып куйдым. Берүк, әти-әнисенең язмышларын кабатламасыннар иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading