16+

Ике республика арасындагы дуслык күпере

Шәехзадә Бабич, Бәдрүш Мокамай, Зыя Мансур, Хөсни Кәрим, Наҗар Нәҗми, Галимҗан Гыйльманов, Фидан Гафаров, Ризван Хәкимов, Радик Динәхмәтов, Мөфтәдин Гыйләҗев исемнәре һәркемгә таныш. Алар барысы да Башкортстан республикасының Дүртөйле районында туып үсеп, нәкъ менә шул якны дөньяга таныткан билгеле шәхесләр.

Шәехзадә Бабич, Бәдрүш Мокамай, Зыя Мансур, Хөсни Кәрим, Наҗар Нәҗми, Галимҗан Гыйльманов, Фидан Гафаров, Ризван Хәкимов, Радик Динәхмәтов, Мөфтәдин Гыйләҗев исемнәре һәркемгә таныш. Алар барысы да Башкортстан республикасының Дүртөйле районында туып үсеп, нәкъ менә шул якны дөньяга таныткан билгеле шәхесләр.

Шушы көннәрдә Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәнең баш китапханәчесе, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина һәм берләшмә әгъзалары белән Дүртөйле якларында кунакта булып кайттык. Без анда Дүртөйледә эшләп килүче «Дулкын» әдәби иҗат берләшмәсе (җитәкчесе - шагыйрь Рафаил Хафизов) чакыруы буенча бардык. Узган ел ике арада салынган дуслык күпере янәдән Чаллы, Илеш һәм Дүртөйле иҗатчыларын бергә очраштырды.
Санаулы гына сәгатьләр эчендә сихри мизгелләр кичереп, берничә очрашуда булып, бик күп яңа шәхесләр белән танышып, үзебез өчен яңа исемнәр ачып, чын-чынлап истәлекле вакыйгалар шаһитына әйләндек. Чаллы кунакларын һәм Илеш районы Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Илһам» клубы, «Балкыш» әдәби берләшмәсе әгъзаларын Әсән авылында урнашкан, 1995 елда ачылган Шәехзадә Бабич музее эшчәнлеге белән таныштырдылар. Шагыйрьнең бюстына чәчәкләр салу, истәлеккә фотога төшү мизгелләре дә күңелгә уелып калды.
Дүртөйле каласында безне көтеп торалар иде инде. Күрешеп сәламләшкәннән соң, безне күренекле шагыйрь Наҗар Нәҗми һәйкәле янына алып бардылар. Әдип һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, шәһәр китапханәсенә юл тоттык.
Очрашу иҗади берләшмә әгъзалары белән танышу кичәсе булып дәвам итте. Илдә игълан ителгән «Мәдәният елы» уңаеннан әзерләнгән «Дуслар җыелган җирдә» дип исемләнгән чарада безне икмәк, тоз, бал белән каршы алган китапханә хезмәткәрләре Дүртөйле каласының «Дулкын» әдәби берләшмә әгъзалары белән якыннан таныштырдылар. Аларның калада билгеле шәхесләр булуы, актив иҗат итүләре турында сөйләп үттеләр. Берләшмә әгъзалары һәрберсе аерым-аерым үз иҗат үрнәкләре белән таныштырдылар. «Дулкын»лыларның кайсы гына сүз алса да, телләре тибрәнүгә дөньяга энҗе тама. Без берсеннән-берсе матуррак шигырьләр тыңлап, аларның бердәм, бер дулкын булып яшәүләренә, җитәкчелектән игътибар тоеп, канатланып иҗат итүләренә сокланып утырдык.
Роза Хәмидуллина берләшмәбезнең 50 еллык тарихы булуы, бездән үсеп чыккан шәхесләр хакында сөйләп, һәрберебез белән таныштырды.
- Безнең дә «Ләйсән әдәби берләшмәсендә төрле һөнәр ияләре бар. Без сезгә кунакка Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Айрат Суфиянов һәм шагыйрә Әлфия Ситдыйкованы алып килдек. Запастагы подполковник Рубис Зарипов, җырчы-композитор, кул көрәше буенча дөнья чемпионы Фәнис Нуретдинов, барыгызга да таныш Зифа Кадырова бүген сездә кунакта. Мин үзем Чаллы төбәге язучыларының биобиблиографик белешмәләрен төзеп, китап итеп бастыру белән шөгыльләнәм. Әлегә үземнең китабым юк, - дип, үз эшчәнлегенә тыйнак кына бәя биреп китте ул.
Бездән соң сүзне илешлеләр дәвам итте. Алар да дүртөйлеләргә үзләренең сәламнәрен җиткерделәр, «Илһам» клубы һәм «Балкыш» әдәби иҗат берләшмәсенең әгъзалары һәм эшчәнлекләре турында сөйләделәр. 34 ел инде китапханәдә хезмәт куючы Клара Хәлиуллина бездә кунакта булып, бик ошатып китүләрен сөйләде, ике арага салган дуслык күпере нык булсын иде дигән теләк белдерде.
Чәй өстәле янында дәвам иткән аралашудан соң, безне Дүртөйле районы Үзәк китапханәсенә алып киттеләр.
Зәвык белән бизәлгән китапханә залы халык белән тулы. «Бер учак ялкыннары без, бер дәрья дулкыннары...» дип исемләнгән кичә кунаклары - Чаллы каласындагы «Ләйсән» һәм Илеш районыннан «Илһам» клубы, «Балкыш» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары китап сөючеләр алдында чыгыш ясадылар. Алып килгән китапларын китапханәгә бүләк итеп тапшырдылар. Шигърият, җыр-моң белән үрелеп барган кичәдә Башкортстан Язучылар берлеге рәис урынбасары Фәния Габидуллина ике республика язучылары арасында булган дуслыкның нәтиҗәле дәвам итүенә сөенүен белдерде.
Дүртөйледә узган әлеге очрашудан һәр як та үзенә илһам алып, киләчәктә дә дуслыкның дәвамлы буласына ышанып, канатланып киткәндер диясе килә. Һәрхәлдә, безнең элемтәләр дәвамлы булырга охшаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading