16+

«Илфак Шиһапов әйткәндәй, «җылы бәдрәф эзләп шәһәргә китү» хәзер берничек тә акламый үзен»

Казаннан авылга күчендек. 18 ел буе, кайткач, аерылып-өзелеп, кире китә алмый җәфаланган авылыбызга кайттык. Үз гомеребездәге иң дөрес, аек акыллы һәм уңышлы фикер шушы булгандыр дип сөенеп йөрибез йөрүен, тик бик күп танышларыбыз, туганнарыбыз безгә «Ычкынганнар!» дигән диагноз куйды инде.

«Илфак Шиһапов әйткәндәй, «җылы бәдрәф эзләп шәһәргә китү» хәзер берничек тә акламый үзен»

Казаннан авылга күчендек. 18 ел буе, кайткач, аерылып-өзелеп, кире китә алмый җәфаланган авылыбызга кайттык. Үз гомеребездәге иң дөрес, аек акыллы һәм уңышлы фикер шушы булгандыр дип сөенеп йөрибез йөрүен, тик бик күп танышларыбыз, туганнарыбыз безгә «Ычкынганнар!» дигән диагноз куйды инде.


«Һи юләрләр, юньле кеше шәһәрне ташлап, авылга кайтып китәмени?» - дигән иде гомере буе 17 кв метрлы тулай торак бүлмәсендә хатыны белән яшәп ятучы бер туганыбыз. Авыл кешеләре дә аптырашты, «Шәһәрдә яшәргә хәлләреннән килмәгәндер инде», - диючеләр дә, «Үзләре турында гына уйлыйлар, балаларын ничек укытырлар?» - дип борчылучылар да, «Авылда монда бик рәхәт дип беләләрме әллә?» - диючеләр дә булды. Күрмәгәннең - күрәсе, күргәннең качасы килә, имеш... Авылда туып-үскән кеше өчен авыл тормышы, авыл эше - күрмәгән нәрсә түгел инде ул түгелен.

Дөресен генә әйткәндә, авылга кайтып урнашу - күптәнге хыял иде. Кайбер сәбәпләр аркасында, бу карар кичектерелеп кенә торды. Авылда без ничек яшәячәгебезне, ниләр белән шөгыльләнәчәгебезне күптән уйлап, планлаштырып куйган идек. «Аллаһы Тәгаләне көлдерәсең килсә, аңа планнарыңны сөйлә», - диләр, шуңа күрә әлегә киләчәккә планнарыбыз белән бүлешеп тормыйм, тик авылда шәһәрдә яшәгәнгә караганда начаррак яшәмәячәгебезгә иманым камил.

Бу карарны кабул итүдә иң беренче һәм хәлиткеч аргумент булып балаларым, аларның сәламәтлеге торды. Үсеп килә торган өч баламны тынчу шәһәр һавасы белән агулап ятасым килми иде инде. Үзем дә шәһәр пычрагына ияләшә алмадым, асфальттагы яшелләнеп, лачкылдап яткан как­рыкларны күрсәм, күңелләрем болгана башлый иде. Авылда да төкеренми-нитми генә яшәмиләр, тик монда ул җиргә сеңә, ничектер үзеннән-үзе чис­тара, юкка чыга. Берзаман, олы кызым белән, үзебез яшәгән 14 катлы йортның балконы астыннан узып барабыз. Аяк асты басарлык түгел - аклы-сарылы тәмәке төпчекләре, төрле каплар, җыен чүп-чар белән тулган. «Әни, кара бер абый күпме тәмәке тарткан - үлгәндер инде ул», - дип куйган иде кызым шулвакыт. Үләрсең дә бу пычракта... Балалар белән азрак һава суларбыз дип чыккан паркларыннан да җан бизеп кайта иде. кая карама, бозау кадәр эт иярткән шәһәр әбиләре, алар да этләрен «һава суларга» алып чыга. Чит илләрдә «һава сулаган» этләре артыннан совок, пакет тотып җыештырып йөриләр ди, бездә алай вакланып ятучыларны күргән юк. Аулаграк, куаклырак җиргә килеп чыксаң, анда инде бөтенләй үзенчәлекле табылдыкларга юлыгасың: гади сыра шешәсеннән алып, төрле дәрәҗәдәге саклык чараларына кадәр барысы да бар. Таш шәһәр уртасындагы оазис кебек торган яшеллек утравын шәһәр халкы тулы көченә файдалана. Ә авылда бакчаңа чыксаң да парк, урамга чыксаң да...

Балаларны укыту, тәрбия­ләү темасына килсәк, авыл мәктәпләрен хәзер һич кенә дә шәһәрнекеләрдән кайтыш дип әйтеп булмый. Авыл балалары БДИда югары баллар алалар, спорт, сәнгать өлкәләрендә югары уңышларга ирешәләр. Әйе, безнең авылда бассейн да, боз сарае да, музыка мәктәбе дә юк, тик алар барысы да ­ район үзәгендә бар. Район үзәгенә кадәр 30 чакрым, машина белән 20 минутлык юл. Шәһәр бөкеләрендә кайвакыт күбрәк тә вакыт уза.

Әйткәнемчә, ирем дә, мин дә авылда туып, авылда эшләп үскән балалар. Ирем VII сыйныфтан бирле басуда эшләгән, техника белән «җенләнгән» кеше. Каенанам белән каенатам, шөкер, балаларын эш белән, хезмәт белән тәрбияләгәннәр. Ирем - теләсә нинди эшне шартлатып эшли торган булдыклы, алтын куллы кеше, ике метр­га якын буе, 100 килолы гәүдәсе булган, типсә тимер өзәрлек гайрәтле ир-­егет, аны бер бүлмәле кысан шәһәр фатирында газаплап яту - гөнаһ!
Бер таныш хатыным ирен­нән зарлана: «Менә ирем авылга кайтса, өйгә дә кермичә эшли, монда телевизор карап тик ята, бернәрсә эшләми! Кухнядагы шкафның ишеге дә ябылып бетми, залдагы люстраның ике лампочкасы да янмый... Нишләп тик ятасың, берни эшләмисең дигәч, ирем: «Нишлим инде мин монда, баз казыйммы әллә?!» - дип җавап бирә!» - ди. Авыл кешесе өчен кухня ишеге белән залдагы лампочка эшмени инде ул? Гомумән, сау-сәламәт, эш белгән авыл кешеләренең шә­һәрдә ятуын гайре табигый хәл дип саныйм мин. Фатирларында, «диван - бәдрәф - суыткыч - диван» маршрутыннан тайпылыр җире юк, алар ниндидер сәбәпләр аркасында, үзләренең табигый әйләнә-тирәлегеннән икенче бер ясалма, ят мохиткә килеп эләккәннәр дә бик интегәләр кебек тоела.

Эш дигәннән, авыл тормышы белән шәһәр тормышы арасында сайланганда, иң хәлиткеч рольне шушы эшсезлек мәсьәләсе уйный. Авылда эш юк, диләр. Кулы эш белгән, башы эшләгән кеше өчен бөтен җирдә дә эш табыла дигән фикердә мин. Завод эшенең авылдагы ферма эшенә караганда зыя­ны азрак дип кем исбатлый ала әле? Авыл дигәч тә ул, муеныңнан тирескә батып, сәнәк күтәреп фермада эшләп йөрү дигән сүз түгел. Фермада булса да, хәзер күп җирдә яңа төрле технология­ләр кулланып, яңа шартлар белән эшлиләр, күп нәрсә автоматлаштырылган. Кайбер заводларга яки төзелеш эшләренә, йә юл-транспорт эшләренә караганда җиңелрәк тә, зыянсызрак та хезмәтләр бар. Берәр җиргә (район тирәсенә, мәсәлән) йөреп эшлим дисәң, хәзер һәркемдә шәхси транспорт, аның юл чыгымнары да, вакыты да шәһәрдәге эшкә караганда өстенрәк булырга мөмкин. Шулай ук төрледән-төрле өлкәләрдә ­шәхси эшләр башларга була, күп эшне читтән торып эшләү варианты бар, кыскасы, авылда эш юк дигәннәргә сагаебрак карыйм мин.
Юк, туганнар, шәһәрне авылга алмаштырган кешеләрне юләр дияргә ашык­магыз әле. Мәрхүм Илфак Шиһапов әйткәндәй, «җылы бәдрәф эзләп шәһәргә китү» хәзер берничек тә акламый үзен. Рәхәтләнеп яшибез, Алла боерса, сез дә кайтыгыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading