16+

Иманым – ак күгәрчен

Октябрь инкыйлабына кадәр Россия армиясенә барырга теләмәгән бай кешеләр үзләре урынына чит кешене яллап җибәрергә хокуклы булганнар. Армиягә чит кеше өчен баручыны наемник дип атаганнар. Бу мәсьәләдә берничә шарт үтәлергә тиеш булган. Беренчесе - наемник булган кеше ике ел дәвамында яллаучы хакына үзе теләгәнчә яшәргә мөмкинлек алган. Аның һәртөрле теләкләре...

Октябрь инкыйлабына кадәр Россия армиясенә барырга теләмәгән бай кешеләр үзләре урынына чит кешене яллап җибәрергә хокуклы булганнар. Армиягә чит кеше өчен баручыны наемник дип атаганнар. Бу мәсьәләдә берничә шарт үтәлергә тиеш булган. Беренчесе - наемник булган кеше ике ел дәвамында яллаучы хакына үзе теләгәнчә яшәргә мөмкинлек алган. Аның һәртөрле теләкләре үтәлергә тиеш булган. Икенче шарт - армиягә алыныр вакыт җиткәч, рус чиркәвенә 40 чиләк су ташып, чукыну йоласын үтәү.
«Мин үземнең яшьлек дустым Нурулланы, ике ел наемник булып йөреп срогы чыккач, Буа шәһәре чиркәвенә озата бардым. Ул 5 елга патша армиясенә китәргә теләк белдерде. Чиркәүгә 40 чиләк су керткәннән соң, аны поп янына алып керделәр. Кара күлмәкле таза поп чукындырып авызына кашык белән су каптырганда Нурулланың авызыннан ак күгәрчен очып чыкты. Нурулланы рус исеме белән атап, ике кара киемле кеше ике ягыннан тотып урамга алып чыгып арбага утырттылар. Аннары аның кебек берничә кеше белән Сембер шәһәренә озаттылар. Нурулла бүтән авылга әйләнеп кайтмады. Авылыбызның укымышлы кешеләре әйтүенчә, мөселман кешесенең авызыннан иманы ак күгәрчен булып очып чыга икән», - дип сөйләгән иде Җәләлетдин бабам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading