16+

Имашевлар кунакка килде

Күптән түгел Актерлар йортында сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен сәхнә ветераннары концерты булды. Моның Мәсгут әфәнде Имашев тырышлыгы белән куелуын сизми калмадык. Кичәне ул үзе алып барды.

Имашевлар кунакка килде

Күптән түгел Актерлар йортында сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен сәхнә ветераннары концерты булды. Моның Мәсгут әфәнде Имашев тырышлыгы белән куелуын сизми калмадык. Кичәне ул үзе алып барды.

Мин күптән «Китмә, сандугач»тагы үзебез уздыра торган берәр кичәгә Мәсгут әфәндене чакырырга тели идем. Менә бүген тормыш иптәше Фатыйма белән ул бездә!
Г.Тукайның «Театр» әсәре белән башланган кичәдә Мәсгут Имашев язган җырлар гына башкарылды. И.Юзеев сүзләренә язылган «Туган ягым каеннары», халык соравы буенча Н.Арсланов сүзләренә язган «Көймәдә»не барыбыз бергә җырладык. Фатыйма Имашева Э.Шәрифуллина сүзләренә иҗат ителгән «Изге җыр»ын, Һава Сафина сүзләренә язылган «Чулпыларым бизи буемны», Рәмзия Сабирҗанованың «Кайтам әнием янына» җырларын башкарды. Икесе бергә Илдар Юзеев сүзләренә язылган «Гашыйклар тавы»н җырлап тәмамладылар алар кичәне. Клуб әгъзалары, ветераннар өлкән яшьтә, кичләрен еракларга йөри алмыйлар. Алар өчен яраткан җырчыларының үзләре килеп концерт куюлары онытылмаслык күңелле вакыйга булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading