16+

Интернет акчамны «суыра»

Яңа ел бәйрәмнәрендә кунакларга йөрешеп рәхәтләндек кенә. Күптән күрешмәгән танышлар белән дә очрашырга җай чыкты. Сөйләшә торгач, иң яхшы тема - акча, чыгымнар мәсьәләсенә дә кагылдык. «Телефонга гына да 500 сумнан артык кирәк миңа аена», - ди Ринат. «Кем белән сөйләшәсең шулкадәр, кызлар беләндер инде?» - дим. Юк икән. «Кызлар»...

Интернет акчамны «суыра»

Яңа ел бәйрәмнәрендә кунакларга йөрешеп рәхәтләндек кенә. Күптән күрешмәгән танышлар белән дә очрашырга җай чыкты. Сөйләшә торгач, иң яхшы тема - акча, чыгымнар мәсьәләсенә дә кагылдык. «Телефонга гына да 500 сумнан артык кирәк миңа аена», - ди Ринат. «Кем белән сөйләшәсең шулкадәр, кызлар беләндер инде?» - дим. Юк икән. «Кызлар»...

Син кайсы нәселдән, дисәләр...
Интернетта нәрсә генә юк? Монда бит, кем әйтмешли, яңадан туарга мөмкин. Операциясез, бернинди дару-фәлән эчмичә генә артык майларыңнан котылырга телисеңме, керфекләреңне 2 атна эчендә куе һәм озын итеп үстерәсең, бер ай үтәр-үтмәстә җыерчыкларыңнан котылып, 18гә төшәсең киләме, акыллы хатын-кызлардан иреңне ничек итеп читкә карамый торган итү турында киңәшләр кирәкме... Алай-болай затлы нәселдән түгелме икән әле син? Фамилияңә караганда, булуы да мөмкин. Тикшереп карамый ничек түзмәк кирәк?! Хатын-кызларга бигрәк тә авырга туры килә. «Үзеңә ир-атлар күзе белән кара. Алар синең хакта нәрсә уйлый?» дигән тест кемне генә битараф калдырыр икән. Шыр бушка бит әле, җитмәсә. Дөнья бәла-казалар белән тулган, бу ел да бик авыр буласы икән. Ә менә зодиакның кайбер билгеләре астында туган кешеләргә бәхет елмаячак, ди. Шул бәхетлеләр арасында син юкмы икән?

Рәхмәтен соңрак әйтерсез
Ашыга-ашыга кирәкле мәгълүмат эзләп утырганда шуның ише «кызыктыргыч»лар сикерә дә чыга бит экранга. Көннәрдән бер көнне мин дә каптым бу кармакка. Интернетның «Күзләрегезне тикшерегез!» дип кат-кат ялынуына түзә алмагач, тикшердем. Бик әйбәтләп, төрле сораулар биреп, төрле рәсемнәр күрсәтеп, 10 минутлап тикшергәч, нәтиҗәне белү өчен телефон номерын кертүне сорый бу. Эшкә бару юлында тезелеп торган «Оптика» салоннарына кереп чыгарга вакыт табып булмый. Ә алар, әйтергә кирәк, 4-5 тукталыш арасында гына да дүртәү. Бушка булганда, нигә утырган җирдән «ут чыгармаска». Телефон номерын язып куюым булды, нәтиҗә килеп тә чыкты. Баксаң, мин дөм сукыр кешедән бераз гына яхшырак күрәм, хәлем бик аяныч икән. Шул арада телефонга килеп ирешкән смс-хәбәр аша үземне runetest.com хезмәтенә ялгаулары турында да белдем. Әлбәттә инде, бушка түгел, 30 сумнан артыграк акчаны да «ялаганнар». Менә шул көннән баш бәласе башланды минем. Көн туган саен, «Runetest» хезмәтен фәлән сәгатькә озайттык» дигән хәбәрләр килеп кенә тора. Һәр смс өчен 30 сум тирәсе акча да оча. Әлеге хезмәт турында мәгълүмат бирергә тиешле телефонга шалтыратсам, матур музыка гына тыңлап утырырга туры килә.

Чирен яшергән - үлгән
Ничек котылырга бу бәладән? Акчаны урламасыннар дип, телефонга көн саен 10ар сум гына салгалап йөрү дә туйдырды. Ахыр чиктә, номерны алыштырып котылырга җыенып, салонга киттем. «Интернет аша күзләрне тикшергән идем, хәзер көн дә акчаны урлый. Яңа номер алмыйча булмас, ахры», - диюем булды, рәхәтләнеп көлә башладылар шунда эшләүче кызлар. Үзләре дә күзләрен тикшертеп караганнар икән. «Ниһаять, берәү үз гаебе белән шундый хәлгә төшкәнен таныды, - ди болар. - Алайса, андыйлар безгә бик еш килә. Әмма барысы да кемнедер гаепләргә маташа. Мондый очраклар күбрәк игътибарсызлыктан, ахырын уйлап бетермәүдән килеп чыга да инде. Аның өчен номер алыштырырга кирәкми», - дип, бу хезмәтне тыеп та куйдылар. Ходайдан сәгать сукмыйча, башы да эшли башламый бит әле аның. Югыйсә теге танышымның телефонына көнгә икешәр-өчәр килә торган «мәхәббәт» хатларының акча суырып ятуларын да күптән аңларга тиеш идем кебек. Салып торган акчаны алып торудан туктыйлар димени. Үзем барып кайткан юлны өйрәткәч, танышым да котылды тегеләрдән, ниһаять.
Хәзер телефонга шикле эчтәлектәге смслар килә калса, әйбәтләп укыйм да шундук бетереп ташлыйм. Җыен юк-бар өчен акча түләп утырырга әндри казнасы юк монда...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading