16+

Интернеттагы кабахәтләр

Бу вакыйганы мин мәктәптә ата-аналар белән сөйләшкәндә ишеттем. Казанда башлангыч сыйныфта укучы 9-10 яшьлек кыз, «В Контакте» социаль челтәрендә теркәлеп, дуслары белән аралаша башлаган. Беркөнне әти-әнисе аны үзен генә калдырып кибеткә чыгып керергә булган. Кызлары компьютер артында утырып калган. Берничә сәгатьтән әйләнеп керсәләр, кызларын танырлык түгел: йөзе агарган, сөйләшми, нидәндер...

Интернеттагы кабахәтләр

Бу вакыйганы мин мәктәптә ата-аналар белән сөйләшкәндә ишеттем. Казанда башлангыч сыйныфта укучы 9-10 яшьлек кыз, «В Контакте» социаль челтәрендә теркәлеп, дуслары белән аралаша башлаган. Беркөнне әти-әнисе аны үзен генә калдырып кибеткә чыгып керергә булган. Кызлары компьютер артында утырып калган. Берничә сәгатьтән әйләнеп керсәләр, кызларын танырлык түгел: йөзе агарган, сөйләшми, нидәндер...

Әти-әнисе, җайлый-җайлый шактый вакыт узгач кына, балаларын сөйләштерә алганнар. Баксаң, теге бала социаль челтәрдә бер малай белән танышкан. Үзен фәлән мәктәптәге укучы дип таныштырган бу адәм педофил булып чыккан. Башта алар аралашканнар, аннары скайпны кабызып, бу адәм кызга чишенергә кушкан, төрле хәрәкәтләр ясаттырган. Шуларны эшләмәсәң, мәктәбеңдә бар кеше алдында да оятка калдырам, фотоңны коридорда элеп куям ише сүзләр белән балага психологик басым ясаган. Мескен бала барысын да ул кушканча эшләргә мәҗбүр булган. Тегесе барысын да видео аша күзәтеп барган, бәлки яздыргандыр да... Елап куркып беткән бала озак депрессия хәлендә булган. Аяныч, интернеттагы мондый кабахәтләрне полиция хезмәткәрләре дә ачыклый, тоткарлый алмый.
Балалар замана техникасын бик тиз үзләштерәләр шул хәзер. Ике яшьлек бала да компьютерның кайсы төймәсенә басасын чамалый бит... Ләкин сабыйның компьютерны шулай тиз үзләштерүенә сөенергәме, көенергәме?! Бер яктан яхшы булса, икенче яктан кимчелекләре шактый. Күзне бетерүе бер хәл, әнә шул интернеттагы куркынычлардан баланы ничек саклап калырга соң? Интернетның ике башлы таяк икәнен сабыйга ничек аңлатырга?
Социаль челтәрләрдә 13 яше тулмаган балалар теркәлә алмый. Тик хәйләләргә өйрәнгәннәр өчен бу киртә түгел, яшьләрен зуррак итеп күрсәтәләр дә, балалар бакчасына йөрүчесе дә «В Контакте»да аралаша башлый. Хәер, ата-ана үзе үк терки баласын, фотоларын да урнаштырып бирә. Югыйсә, бала, иптәшләре белән виртуаль аралашуга караганда, урамда саф һавада уйнаса, күпкә файдалырак та бит... Инде социаль челтәрдә теркәлергә булдыгыз икән, биш «ярамый»ны истә тотарга кирәк, ди белгечләр: 1. Чын исемеңне күрсәтмәсәң яхшырак.
2.Үзең турында тулы мәгълүмат бирмә, телефон номерларын, өй адресларын күрсәтмә. 3.Белмәгән кешеләр белән очрашулар билгеләмә, аралашма.
4.Төрле бүләк, видео, музыка файлларын күчермәскә тырыш, гадәттә алар вирус белән агуланган була, бу үз чиратында кирәкле материалларны юк итәргә мөмкин. 5. Интернет-кибетләргә кермә, ялгыш «сатып алам» дигән төймәгә баса күрмә.
Балага интернеттан файдалануның кагыйдәләрен өйрәтү дә зыян итми. Кирәкле мәгълүматны ничек эзләргә, олылар өчен махсус сайтлар барлыгы турында әйтергә, аларны ачарга ярамаганлыгы турында да кисәтергә кирәк. Гомумән, 8-12 яшьлек баланы интернетка үзләрен генә кертергә ярамый. Аның кем белән аралашканын, нинди сайтларга керүен күзәтсәң, җаның тынычрак була.
Windows Vista, Windows 7 кебек, шулай ук кайбер вирусларга каршы эшләнгән махсус программаларда «әти-әни контроле» дигән нәрсә кертелгән, ягъни бу материалларны иләк аша үткәрергә мөмкинлек бирә. Әлеге программа ярдәмендә кирәкмәгән сайтларга керүне чикләргә, баланың интернетта кайсы чыганаклардан файдаланганын карарга, аның ниләр эшләгәнен ачыкларга була. Шулай ук кирәкмәгән акчалы уеннардан да саклап кала ала, хәтта баланың компьютерда утыру вакытын да чикли, көйли ала бу «контроль».
Психологлар мондый тәҗрибә дә үткәреп карарга киңәш итә. Балагыз белән социаль челтәрләрдә башка исем астында аралашып карагыз. Телефон номерларын сорагыз, очрашуларга чакырыгыз. Балагызның үзен ничек тотуыннан чыгып, кайбер нәтиҗәләр ясарга мөмкин булачак. Балаларның компьютер, интернет белән таныш булулары начар да түгелдер бәлки, шулай да ул «тимер тартма» тере аралашуны алыштырмасын, укучыларны фикерләү, уйлау сәләтеннән мәхрүм итмәсен иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading