16+

Ипи ашап үлгән диярләр

Без: «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл», «Сәламәтлек - иң зур байлык», - дип әйтергә яратабыз. Ә сәламәтлегебез турында чынлап та кайгыртабызмы соң?

Ипи ашап үлгән диярләр

Без: «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл», «Сәламәтлек - иң зур байлык», - дип әйтергә яратабыз. Ә сәламәтлегебез турында чынлап та кайгыртабызмы соң?

Еш кына: «Ярамаган нәрсә дә ашамаган идем, эчем бора» йә булмаса: «Салкын әйбер дә ашамаган-эчмәгән идем, тамагым авырта», - дигәнне ишетәбез. Бүгенге көндә йогышлы авыруларның берсе үтеп бетми, икенчесе пәйда була. Белгечләр моның сәбәбен төрле өлкәләрдән эзли. Мәсәлән, кайберләрен эчә торган суның кирәгеннән артык пычрак булуына бәйләсәләр, икенчеләрен көньяк җимешләрен сатучыларның санитария таләпләрен үтәмәүләрендә күрәләр. Ә менә гади икмәкнең йогышлы авыруларга сәбәпче була алуын берәү дә күз алдына китерми.
Һәр чатта, һәр тыкрыкта урнашкан киосклар юл уңаенда, кибеткә кереп тормыйча гына, кирәк әйбереңне сатып алу өчен кулай кулаен. Беркөнне эшкә барышлый мин дә шундыйларның берсе янында тукталдым. Икмәк китергәннәр иде. Сатучы товар кабул иткәнлектән, миңа аның бушаганын көтәргә һәм ирексездән ипи бушатканнарын карап торырга туры килде.
Кабинадан икәү төштеләр дә фургонның ян ишекләрен ачтылар. Иң беренче икмәк салынган әрҗәләрне алырга уңайлы булсын өчен, җиргә пластмасс әрҗә ташладылар. Шуңа басып алып, ипи-батон тутырылган әрҗәләрне киоскка ташый башладылар. Аларын ташып бетергәч, җиргә ташланган әрҗәне әйләндерделәр дә, төрле: кекс, плюшка, булочка ише вак-төякне шуңа тутырып, киоскка алып кереп киттеләр. Ә бит бу киоскка китерелгән икмәк ризыкларының берсе дә төрелмәгән иде. Бушатып чыккач, әрҗәне яңадан икмәк тутырылган әрҗәләр янына аттылар да ишекләрне ябып китеп бардылар.
Мин инде эчемнән күптән, бүтән урамдагы киосклардан ипи сатып алмаска дип, ант иткән идем. Уйлап кына карагыз, теге әрҗәне көнгә меңнәрчә кеше үтеп йөри торган юл өстенә салдылар. Ә ул юлдан кем генә үтми, кем төкерми дә, кем какырмый. Киоск янына яңа икмәк алырга дип җыелган халыкның ник берсе бер сүз әйтсен! Кичкә инде бу киоскта икмәк калмый, алып бетерәләр. Миңа калса, мондый киосклардан икмәк сатып алган кешеләр икмәк белән бергә үзләренә чир дә сатып алалар. Уйлап карасаң, шул рәвешле икмәк белән бергә ашказаннарына кергән кечкенә генә микроб та зур фаҗигаләргә китерергә мөмкин бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading