16+

Ир-егетләрне саклыйк!

Тукталышта автобус көтеп утырам. Каяндыр ике яшь егет килеп чыгып, каршыма бастылар. Аякларында да басып тора алмыйлар - исерек үзләре. Көпә-көндез бит. Болар яки эштә, йә укуда булырга тиешле бәндәләр. Өйләнеп матур тормыш корулары бик икеле. Эчкечелек нәтиҗәләре элек күңелсез иде, хәзер дә шулай, «Ирләрне саклыйк!» дигән девизга елмаеп кына...

Ир-егетләрне саклыйк!

Тукталышта автобус көтеп утырам. Каяндыр ике яшь егет килеп чыгып, каршыма бастылар. Аякларында да басып тора алмыйлар - исерек үзләре. Көпә-көндез бит. Болар яки эштә, йә укуда булырга тиешле бәндәләр. Өйләнеп матур тормыш корулары бик икеле. Эчкечелек нәтиҗәләре элек күңелсез иде, хәзер дә шулай, «Ирләрне саклыйк!» дигән девизга елмаеп кына...

Россиядә ирләр гомумән аз яши. Сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары, тикшеренүләрдән соң, шуны җиткерә: Россия ир-атлары - 53 ил арасында иң кыска гомерлесе. Бездә көчле зат дип аталучылар уртача алганда 62,5 ел яши. Ә Европада вазгыять икенче төрле: аларда бу күрсәткеч - 76 яшь. Беренче урында - уртача 80,1 яшь белән Израиль атлый, испанлылар аз гына калыша - 78,8 яшь. Өчлекне Бөекбритания түгәрәкли - аларда ирләрнең уртача гомер озынлыгы - 78,4 яшь. Ә хатын-кызларга килгәндә, озак яшәүчеләр исемлеге испаннардан башлана - уртача 85 яшь.
Исерек баш нәрсә генә эшләтми. Андыйлар хәтта ата-анасына да кул күтәрергә мөмкин. Юлдагы фаҗигәләрне сөйләп бетерерлек түгел. Исерекләрдән күпме инвалид балалар туа. Алар белән бөтен Россия тулган. Ул балаларны дәваларга, аякка бастырырга тырышабыз, моңа миллиардлаган акчалар тотабыз. Фаҗигаләр, үлемнәр төрле, ләкин барысын да бер нәрсә берләштерә - хәмер. Шул хәмер аркасында гаиләдә ызгышалар-талашалар. Ул гаиләләрдә нинди тәртипле балалар үссен инде. Сәрхушләрне, хәмер эчеп авыруга әйләнгәннәрне дәүләт хастаханәләрендә дәвалыйлар, ашаталар, эчертәләр. Ашыгыч ярдәм машиналары аларга хезмәт күрсәтә, кадерләп хастаханәләрдәге чиста урыннарга яткыралар. Шәһәр мэриясе Универсиада беткәч айныткычлар ачабыз дип белдергән иде. Әлегә күренми. Сәрхушләргә аерым зират та ачарга кирәк. Элеккеге заманда шулай булган.
Ни кызганыч, Россиядә ирләр проблемасы белән ныклап торып бер генә структура да шөгыльләнми. Казанда «Ирләр үзәге» булдыру кирәктер. Анда хатын-кыз психолог булырга тиеш түгел. Дөрестән дә, тормышта шундый вакытлар була - кемнәндер киңәш, консультация аласы килә. Тормышта балалар, хатын, күршеләр һәм эш урынында хезмәттәшләре белән ыгы-зыгылар була. Ир кеше депрессиядән шартлар хәлгә җитә. Нишләсен, үзенә йота. Нәтиҗәдә, инфаркт, инсульт. Бу үзәк ирләргә бик кирәк. Анда кешегә ярдәм күрсәтерлек белгечләр булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading