16+

«Ир канатының ныклыгын тойдым»

Бер бакчада йөздән артык роза куагы, җимеш агачлары, теплицада яшелчәләр башын төртә, абзар тулы терлек, ишегалды бизәге кош-корт һәм эшмәкәрлек. Бу эшләрнең барысын башкарырга әллә ничә хуҗабикә кирәк сыман. Балтач районындагы кибетләр челтәре җитәкчесе Венера ханым ҖӘЛӘЕВА исә елмая гына: «Бар эшне дә яратып башкарам, бары тик шул гына». Әй...

«Ир канатының ныклыгын тойдым»

Бер бакчада йөздән артык роза куагы, җимеш агачлары, теплицада яшелчәләр башын төртә, абзар тулы терлек, ишегалды бизәге кош-корт һәм эшмәкәрлек. Бу эшләрнең барысын башкарырга әллә ничә хуҗабикә кирәк сыман. Балтач районындагы кибетләр челтәре җитәкчесе Венера ханым ҖӘЛӘЕВА исә елмая гына: «Бар эшне дә яратып башкарам, бары тик шул гына». Әй...


- Кибеткә товар сайларга бик яратам. Хатын-кыз бит инде, әйтерсең лә, шәхсән үземә дип сатып алам. Югыйсә сатуга куярга алам, - ди Венера ханым.
- Сездә, димәк, хатын-кызлык сәүдәгәрлекне җиңә?
- Бәлки бу яхшыгадыр да. Йөрәк җылысын биреп алган һәр әйбер башкаларга да ошый дигән сүз. Аннан соң, мин сәүдә эше белән әле соңгы унике елда гына шөгыльләнәм. Әлбәттә, аз вакыт түгел, шулай да яшьтән үк алган шөгыль булмавын әйтергә теләвем. 26 ел май заводында эшләдем. 7 нче сыйныфны бетергәч үк инде җәйге каникул вакытларында маркировкалаучы булып эшли идем. Соңгы вакытта эшмәкәрлеккә кереп киттем: кибет, автоюгыч, төзелеш бригадаларыбыз бар. Гаиләдәге һәркемгә дә эш җитәрлек: улыбыз, киленебез - йөкне уртак тартабыз. Нәни оныгыбыз да бар, кичен кайткач, ул да үз «киңәшләрен бирә».
- Бизнес, эшмәкәрлек хатын-кызны «үтереп», гаиләдәге рольләрне бутамыймы?
- Һәр гаиләнең үз кануннары. Ирем Шамилнең бик җаваплы үз эше булса да, иң кирәкле вакытта без һәрвакыт аның төпле фикеренә таянабыз. Мин Шамилгә бик рәхмәтлемен. Үз канатларым салынып төшкәч, ир канатының ныклыгын тойдым. Ул миңа катлаулы операциядән соң яшәп китәргә көч бирде. Аның зирәклегенә, акылына сокланам. Авыру турында уйлап, вәсвәсәләргә бирелмәсен, чир көчлеләрдән курка дип, мине эш белән мавыктырырга тырышты. Хәзер генә үзенең ничек борчылганын, курыкканын искә төшерә. Ул вакытта миңа берни дә сиздермәде.
- Күпләр өчен Сез үз кеше. Алар Сезне ярдәмчел, киң күңелле, гадел булганыгыз өчен яраталар. Бәла-каза килгәннәр, авыру-сырхаулар, авыл бәйрәмнәрен уздыру, мәктәпләргә ярдәм итү... - саный китсәң, Сез кылган яхшы гамәлләр бихисап. Тормыш сынауларын үткән кеше башкаларның хәсрәт-борчуына битараф кала алмый дип уйлыйсызмы?
- Бәлки анысы да хактыр. Шулай да нечкә күңеллелек, кайгыртучанлык һәр хатын-кызның асылында булырга тиештер. Үзе ана кеше бала хәсрәтенә дучар булган икенче анага ничек инде ярдәм итмәсен?! Мөмкинлегең бар икән, әлбәттә инде, акчалата булышасың, юк икән, җылы сүзең белән. Һич югы башкаларның яхшы гамәленнән явызлык эзләмәсеннәр иде.
- Сез кешеләрдәге нинди сыйфатны кабул итә алмыйсыз?
- Хөсетлелекне. Ак көнләшү - күркәм сыйфат. Ә менә кара хөсетлек....
- Сәүдә эшендә үзара конкуренция көчле дип беләм. Бу да үзенә күрә хөсетлелек була түгелме?
- Андыйларга игътибар итмәскә тырышам. Яхшы кешеләр белән аралашу, сөйләшү рәхәтрәк, күпкә хәерлерәк. Үзебезнең коллективтагы сатучы кызларны, төзелештә, автоюгычта эшләүче егетләребезне бик хөрмәт итәм. Һәркайсы намуслы, тырыш.
- Бүгенге көн сатып алучысы ун ел элек булганыннан аерыламы?
- Ул бүген үзгә. Аны инде сыйфатлырак әйберләр кызыксындыра - ризык булсынмы ул, көндәлек куллану әйбереме. Димәк, кешеләр үзләрен ныграк ярата башлаганнар. Ә бу - матур, күркәм сыйфат.
Әйе, ярату ничек инде начар булсын ди. Яратып, гашыйк булып яшәве үзе бәхет, рәхәтлек бит ул. Ә урамда яз...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading