16+

«Иректән кайтып килеш»

«Концерттан кайтасыз, димәк», - дип сүз башлады таксист машинага кереп урнашуга. Концерт залы яныннан утырганга шундый нәтиҗә ясавы булгандыр. - Әйе, мин концерттан. Сез менә кичләрен дә тик тормыйсыз, акча эшләп йөрисез икән. - Акча эшләү генә дә түгел инде. Кеше белән аралашу ошый, яңа кешеләр белән танышу кызык миңа....

«Иректән кайтып килеш»

«Концерттан кайтасыз, димәк», - дип сүз башлады таксист машинага кереп урнашуга. Концерт залы яныннан утырганга шундый нәтиҗә ясавы булгандыр. - Әйе, мин концерттан. Сез менә кичләрен дә тик тормыйсыз, акча эшләп йөрисез икән. - Акча эшләү генә дә түгел инде. Кеше белән аралашу ошый, яңа кешеләр белән танышу кызык миңа....

«Концерттан кайтасыз, димәк», - дип сүз башлады таксист машинага кереп урнашуга. Концерт залы яныннан утырганга шундый нәтиҗә ясавы булгандыр.
- Әйе, мин концерттан. Сез менә кичләрен дә тик тормыйсыз, акча эшләп йөрисез икән.
- Акча эшләү генә дә түгел инде. Кеше белән аралашу ошый, яңа кешеләр белән танышу кызык миңа.
- Таксист булып эшләү куркыныч диләр тагын, Сез менә кызык дисез.
- Ничек кенә әле, монда нинди генә кызыклы вакыйгалар булмый. Соңгы ишеткән яңалыгымнан әле һаман да айнып җитә алмыйм. Төн уртасыннан шактый авышкач, төнге клубларның берсеннән яшь кенә бер ханымны алып кайттым. Ханым дим, чөнки ире, баласы бар икән. «Иректән кайтып килүем», - ди. Айга бер менә шулай иптәш кызлары белән төнге клубка чыгып иркенләп алалар икән. Күрәм, матур гына «кәефләнгән» дә. «Яшь егетләр килеп бәйләнсә?» - дип, сүз катам тегеңә. «Нәрсә булды, бар да шунда калды, инде менә ир хатыны булып өйгә кайтам», - ди бу. Ир-ат буларак, миңа бу бик ят тоелды. Ничек инде белә торып үз хатыныңны, «ни телисең шуны эшләп кайт», - дип чыгарып җибәрәсең.
Абзыйның сүзләренә бик ышанып та җитмәдем. Кем очрамас та, ни сөйләмәс. Инде бу вакыйга онытылып барганда, әлеге теманы янәдән искә төшерделәр. Егерме тугыз яшен тутырып килүче, әле һаман үз гаиләсен кормаган дустым белән уртак танышларны барлыйбыз. Чират иң якын иптәш кызына җитте. «Беләсеңме, аларның ире белән булган үзара мөнәсәбәте бик кызык, - дип сөйләп китте ул. - Ике балалары бар. Олысы быел укырга керде. Иптәш кызымның бүгенгәчә бер җирдә дә эшләгәне юк. Ире уңышлы гына эшләп китте, яңа фатир да алдылар. Кыскасы, ул уңган-булган хуҗабикә, бик матур яшиләр, гаиләләре белән гел табигатькә, төрле ял базаларына баралар. Ә иң гаҗәбе - ул үзе кебек берничә яшь хатын белән төнге клубларга да баргалый. Ире рөхсәт итә икән. Ул төндә хәтта балаларны да үзе карап тора ди. Контакттагы фотоларын да күрсәтте. «Зажигать» итә беләләр».
Димәк, теге абзый алдамаган булып чыга. Яшь гаиләләр арасында мондыйлар да бар икән. Әлбәттә, бик сирәктер. Танышым исә бу мәсьәләгә үз карашын белдерде: «Башта мин моңа бик сәерсенгән идем, аннан соң, ничектер, фикерем үзгәрде. Бер-берсен алдап-йолдап йөрүчеләр азмы. Монда исә бар да ачык. Аннан соң, төнге клубка бару хыянәт итү, гаиләне тарату дигән сүз түгел әле ул».
Бу очракның күптөрле фикергә китерәсен белсәм дә, берничә кешегә шалтыратып, аларның карашын да беләсе иттем.
Тимур, ике бала атасы: «Без хатыным белән бер түбә астында яшибез генә, аның кайда йөрүе мине кызыксындырмый. Дөресрәге, мин аны жәллим. Кем беләндер очрашып, мин кичергәннәрне кичереп кайта икән, шатланыр идем генә».
Илнур, өйләнмәгән егет: «Мин моңа катгый каршы. Ир хатыны төнге клубларга йөрергә тиеш түгел. Әлбәттә, тели икән, ул теләгән җиренә алдашып та бара ала. Монысы да хуплый торган эш түгел, шулай да, «мин клубка барам», - дип өйдән чыгып китүне күз алдына китереп тә булмый».
Динар, гаиләле, бер баласы бар: «Иптәш кызлары белән төнге клубка барырга уйлый икән, барсын, мин хатыныма ышанам. Барып кайт, дип үзем үк тәкъдим итәм. Үзем дә дус егетләр белән баргалыйм».
Мин исә Зөлфәт Хәкимнең «Хатынының барлык уйларын белсә, ире аны шул көнне үк аерыр иде», - дип әйткән гыйбарәсен искә төшердем. Шагыйрьнең хатын-кызларның күңел түрендәге яшерен хисләрен, уй-тойгыларын күз алдында тотып әйткән сүзләре бертөркем ир-атларга кагылмый, димәк. Безгә «зәңгәрләр»гә, «аллар»га «ирекле»ләр дә килеп кушыла дип нәтиҗә ясарга гына кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading