16+

Җирле Гиннесс китабы кирәк

Совет заманында Тәтеш районының Бидәнге авылында Гиннесс китабына кертерлек бик башлы, алтын куллы дустыбыз Җәүдәт Садыйков бар иде. Телефон, радио тармагында эшләгәндә язын-көзен пычрак ерып, кышын карга батып чыбыкларны тикшереп, өзелгәннәрен тоташтырып, ялгап йөрмәде ул. Зиһенен җигеп, үз куллары белән җиңел автомобиль, аэрочана ясады. Ишегалдына кое казып, йорты түбәсенә мотор...

Җирле Гиннесс китабы кирәк

Совет заманында Тәтеш районының Бидәнге авылында Гиннесс китабына кертерлек бик башлы, алтын куллы дустыбыз Җәүдәт Садыйков бар иде. Телефон, радио тармагында эшләгәндә язын-көзен пычрак ерып, кышын карга батып чыбыкларны тикшереп, өзелгәннәрен тоташтырып, ялгап йөрмәде ул. Зиһенен җигеп, үз куллары белән җиңел автомобиль, аэрочана ясады. Ишегалдына кое казып, йорты түбәсенә мотор...

Совет заманында Тәтеш районының Бидәнге авылында Гиннесс китабына кертерлек бик башлы, алтын куллы дустыбыз Җәүдәт Садыйков бар иде. Телефон, радио тармагында эшләгәндә язын-көзен пычрак ерып, кышын карга батып чыбыкларны тикшереп, өзелгәннәрен тоташтырып, ялгап йөрмәде ул. Зиһенен җигеп, үз куллары белән җиңел автомобиль, аэрочана ясады. Ишегалдына кое казып, йорты түбәсенә мотор куеп ут, су кертте, кырык йомыркалык инкубатор эшләп чебешләр чыгартты. Үзе әмәлләгән гармуннарда уйнап, авыл Советы рәисе булган җәмәгате Мөзәйнә ханым, кызлары Алсу, Миләүшә белән авыл сәхнәсендә күңелле концертлар оештырдылар. Безгә килгәндә дә бүләк итеп үзләре баскан киез итекләр, киез каталар алып киләләр иде. Кунакка кай тарафка барсалар да, аның алдына төзәтергә төрле радиоалгычлар, телефон аппаратлары, телевизорлар, тегү машиналары китереп куялар иде, ял да эләкмәгәндер аңа.
Әгәр дә җөмһүриятебез күләмендә Гиннесс китабы ише, юк дигәндә, берәр теркәү кенәгәсе булса, Җәүдәт Садыйков исеме, һичшиксез, аңа кертелгән булыр иде. Хәзерге заманда андый китапка кертерлек матур дәлилләр бихисап. Әйтик, моңа кадәр булмаган иң биек, күпкатлы йорт, яңа стадионнар, культура сарайлары, яңа мәчет-мәдрәсәләр салына, башкалабызда халыкара ярышлар, очрашулар, киңәшмәләр, фәнни конференцияләр, концертлар уза. Нигә аларны үзебезнең җирле Гиннесс китабына теркәп куймаска?! Универсиадага әзерләнү елларында барлыкка килгән үзгәрешләрне, яңалыкларны санап бетерә торган түгел.
Бездә Кызыл китап та юк. Россия буенча бетеп, азаеп бара торган үсемлекләрне, кош-кортны, җанвар-җәнлекләрне, бөҗәкләрне «Кызыл китап»ка теркәп баралар, халыкка кисәтеп куялар, ә менә үзебезнең төбәктәгеләрне аннан-моннан, вакытлы матбугат аша гына ишетәбез, укыштыргалыйбыз. Китапта ирешкән уңышлар да чагылсын иде.
Ошбу китапларны Казандагы Энциклопедия институты галимнәре, белгечләре, фәнни хезмәткәрләре эшләп чыга алыр иде. Милләтебезнең булдыклылыгын, тапкырлыгын, укымышлылыгын, эшлеклелеген исбат итүче өстәмә бер дәлил булачак ул!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading