16+

«Исән калу» серләре

Свиданиегә чыкканда иң мөһиме нәрсә? Кызлар, мөгаен, беравыздан: «Өстеңә нәрсә киеп чыгачагыңны хәл итү!» - дип әйтер. Монысы да бик әһәмиятле, әлбәттә. Тик беренче очрашулардан ничек исән калырга икәнлеген белеп тору шулай ук комачауламас.

«Исән калу» серләре

Свиданиегә чыкканда иң мөһиме нәрсә? Кызлар, мөгаен, беравыздан: «Өстеңә нәрсә киеп чыгачагыңны хәл итү!» - дип әйтер. Монысы да бик әһәмиятле, әлбәттә. Тик беренче очрашулардан ничек исән калырга икәнлеген белеп тору шулай ук комачауламас.

Күпкә өметләнмә. Интернеттагы фотодан егет солтаны елмаеп торса да, үзе турында язган мәгълүматы идеалыңа туры килсә дә, барысына да ышанырга ярамаганлыгын онытма. Үзең дә авырлыгыңны бераз киметеп, яшеңне арттырып күрсәтмәдеңме икән әле? Очрашкач, ак атка атланган шаһзадә образы чәлпәрәмә килмәсен, дисәң, башта ук әллә ни зур хыялларга бирелмәскә тырыш.
Һәр нәрсәгә әзер бул. Бер белмәгән кеше белән очрашу вакытында ни булмас, шуңа күрә, свиданиегә рухи яктан әзерләнеп чык.
Телефон номерларын алышыгыз. Моны кем белми инде, диярсез. Интернетта аралашкан килеш кенә очрашуга чыгып китүчеләр дә юк түгел шул. Йөрерсез аннары бер-берегезне эзләп.
Кая барырга? Егет очрашу урынын сиңа сайларга куша икән, кафе-ресторан ише урыннарга тукталмавың хәерлерәк. Иң яхшысы - анда баруны икенче-өченче свиданиегә калдыру. Ул вакытта инде сөйләшер сүзләр дә булачак. Ә беренче очрашуда, мәсәлән, роликларда йә тимераякта йөрергә, нинди дә булса уртак эш белән шөгыльләнергә киңәш ителә.
Свидание барышында. Беренче очрашуда ук бөтен тормышыңны сөйләп бирергә ашыкма. Әңгәмәдәшеңне тыңлый белү сәләтеңне күрсәт, сораулар бир. Сорауларның бик тирәнгә керми торганнарын сайларга тырыш.
Егетне ошатсаң. Егет синдә яхшы тәэсирләр калдырды икән, аңа бу турыда әйтергә онытма. Хәзерге заман кызлары турында нәрсә генә әйтсәләр дә, бер кагыйдә һаман үз көчендә кала бирә - икенче очрашуга да егет үзе чакырырга тиеш. Димәк, сиңа, шаһзадәгә ошау өчен, тырышасы гына кала.
Егетне ошатмасаң. Егет бар көченә сиңа ошарга тырышты, тик барыбер күңелеңне яулый алмады икән, очрашу ошамады, дип турыдан бәреп әйтеп, күңелен яралый күрмә. Матур гына итеп, кичнең күңелле узуын, тик сезнең бер-берегезгә туры килмәвегезне аңлатырга тырыш. Акыллы егет итагатьле сүзләргә үпкәләмәс.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading