16+

Истәлеккә бер хат

Бөек Ватан сугышына кадәр әнием Фәтлия 10 яшьлек баласы, әти-әнисе, апасы Фөлия һәм сеңлесе Нурдидә белән Ярославль өлкәсенең Рыбинск шәһәрендә яши. Мөселман бәйрәмнәрен, Яңа елны бергәләп үткәрәләр. Бәхетле тыныч тормышны дәһшәтле сугыш жимерә. 22 июнь - якшәмбе көнне, Нурдидәнең 1 яшьлек туган көнен бәйрәм итеп, ат суела, казанда кунакларга ит...

Истәлеккә бер хат

Бөек Ватан сугышына кадәр әнием Фәтлия 10 яшьлек баласы, әти-әнисе, апасы Фөлия һәм сеңлесе Нурдидә белән Ярославль өлкәсенең Рыбинск шәһәрендә яши. Мөселман бәйрәмнәрен, Яңа елны бергәләп үткәрәләр. Бәхетле тыныч тормышны дәһшәтле сугыш жимерә. 22 июнь - якшәмбе көнне, Нурдидәнең 1 яшьлек туган көнен бәйрәм итеп, ат суела, казанда кунакларга ит...

Бөек Ватан сугышына кадәр әнием Фәтлия 10 яшьлек баласы, әти-әнисе, апасы Фөлия һәм сеңлесе Нурдидә белән Ярославль өлкәсенең Рыбинск шәһәрендә яши. Мөселман бәйрәмнәрен, Яңа елны бергәләп үткәрәләр. Бәхетле тыныч тормышны дәһшәтле сугыш жимерә.
22 июнь - якшәмбе көнне, Нурдидәнең 1 яшьлек туган көнен бәйрәм итеп, ат суела, казанда кунакларга ит пешә. Көндезге 12дә фашистлар Германиясенең илебезгә мәкерле рәвештә басып керүләре турында кайгылы хәбәр житкерелә. Бабам Шакирҗан Мөлеков илне яклап фронтка китә. Әбием, өч кызын саклап, Литейная урамы, 50 нче йортта татар һәм рус дуслары белән торып кала. Әби берчак шулай салкын тидереп авырып китә. Әнием, апасы Фөлия белән, шәһәр янындагы авылга кәҗә сөтенә бара. Тулы бидон сөт белән авылдан кайтып килгәндә, баш очыннан фашист самолеты очып уза. «Әни авырый, Ходаем, исән-сау кайтып житәсе иде», - дип тели кызлар. Алар бу вакытта хәтта очкычның очучысын да күрәләр. Ә инде 1942 елда фашист бомбалары шәһәр читендә шартлап, барлык кеше белән бомбадан качу урынына яшеренә башлагач, әбием, балаларын алып, бабамның туган ягына - Чувашстанның Козловка районындагы Әлмән авылына кайтырга ният кыла.
- Бер истәлекле әйбер дә алмадыгызмы, әнием, йорттан, - дим.
- Документлар белән бергә, әтинең костюмын, әнинең мәһәргә бирелгән шәльяулыгын һәм әтинең фронттан язган соңгы хатын алдык, - ди әнием.
«Ленинград урманы» дип аталган җирдән җиләк жыеп, аны сатып, юл билетына акча туплап, авылга кайтып төпләнә алар. Колхозда иген дә үстерәләр, яшьтән урып-жыю эшендә дә катнашалар. Әбием авыр тормыштан беркайчан да зарланмады. Ул инде күптән мәрхүмә. Әнием, гаилә ядкаре итеп, бабамның соңгы хатын Коръән китабы эчендә әле дә саклап тота.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading