16+

Җитәкчеләр нинди телдә сөйләшә?

Карчыгым белән икебез дә - физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр без. Шуңа да сәламәтлек саклау өлкәсендә кызыксындырган сораулар шактый җыела.

Җитәкчеләр нинди телдә сөйләшә?

Карчыгым белән икебез дә - физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр без. Шуңа да сәламәтлек саклау өлкәсендә кызыксындырган сораулар шактый җыела.

Барысын да туплап, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына хат юллаган идек. Хатыбыз үзебез яши торган Тәтеш районына үзәк хастаханәгә килеп ирешкән. Кызганыч, Тәтеш хастаханәсендә татар телендәге хатны укучы табылмаган. Татарча аңламыйлар, рус теленә тәрҗемә итеп бирүче юк. Югыйсә бездә - ике дәүләт теле, һәркем ике телне дә яхшы белергә тиештер бит? Кайбер җитәкчеләр янына керсәң, кабул итү бүлмәсендә татарча дәшкәнне аңламыйлар. Хәер, татарча белгән җитәкчеләр дә бармак белән генә санарлык. Вазифаң нинди булса да, нинди урында утырсаң да, динебезне, милләтебезне, рухыбызны яшәтергә телибез икән - без ана телендә сөйләшергә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading