16+

Кабер ташына саф татарча языйк!

Әнием, әтием, олы апам Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән. Шуңа күрә мин бирегә бик еш киләм. Бер баруымда кабер ташларындагы язуларга күзем төшеп, исем-акылым китте. Шәһәребездә мондый атаклы татар зираты башка юк. Милләтебезнең иң атаклы, бөек уллары һәм кызлары биредә мәңгелек йокыга талган. Күбесенең кабер ташына ярым татарча, ярым русча...

Әнием, әтием, олы апам Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән. Шуңа күрә мин бирегә бик еш киләм. Бер баруымда кабер ташларындагы язуларга күзем төшеп, исем-акылым китте. Шәһәребездә мондый атаклы татар зираты башка юк. Милләтебезнең иң атаклы, бөек уллары һәм кызлары биредә мәңгелек йокыга талган. Күбесенең кабер ташына ярым татарча, ярым русча язылган.
«Писатель Абдрахман Сафиевич Абсалямов», «Народный артист СССР Габдулла Шамуков» дип язу килешми бит инде. Һәйкәлләрнең күбесен республиканың Мәдәният министрлыгы куйдырган бит югыйсә! Зинһар, Мәскәүне гаепли күрмәгез тагын. Аларның һәйкәлләргә русча гына языгыз дигән күрсәтмә биргәннәре юк, минемчә.
Казанның Яңа Савин районында П.Гаврилов урамы бар. Гаврилов - татар егете, Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен шушы мактаулы исемгә лаек була. Бөек Ватан сугышының 60 еллыгына, аның исемен йөрткән урамдагы 30 нчы йортка истәлек тактасы куелды. Истәлек тактасына герой турында рус телендә генә язылган, татар тексты юк иде. Мин моны нык кына тәнкыйтьләп чыктым. Яңа Савин районы хезмәткәрләре, ялгышларын аңлап, яңа истәлек тактасы элделәр. Күрәсез, монда Мәскәү гаепле түгел.
Ник без бу эшкә битараф? Нигә соң руслар үзләренең кабер ташларына татарча язмыйлар? Без бит кабер ташларын киләчәк буыннар өчен язып калдырабыз. Безнең бит үз тарихыбыз, үз йолаларыбыз, үз мәдәниятебез, үз телебез бар! Үлгәч тә, татарлыгыбыздан куркып ятыйкмыни?

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading